Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
День единых действий
26.04.2017
В целях реализации положений Стратегии развития воспитания обучающихся в Республике Татарстан на 2015-2025 годы, утвержденной постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан , 26 апреля 2017 года объявлен Днем единых действий. Сегодня наши ученики и учителя оделись в татарскую национальную одежду и имели на одежде элементы национального орнамента.
-
Тукай - безнең күңелләрдә
26.04.2017
Бүген бөек Габдулла Тукай туган көн.
27 ел яшәде ул җирдә,
Гомерен шигырь белән бизәде.
Үтте гомере, калды шигырьләре,
Гомере үтүен үзе сизмәде.
Яши күңелләрдә бөек шагыйрь
Шигырьләрен hаман укыйбыз.
Әллә ничә тапкыр ишетсәк тә,
Укып, тыңлап hич тә туймыйбыз.
Бүген без аның кабаттан шигырьләрен сөйләдек, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларын җырлап, "Тукай - безнең күңелләрдә" кичәсен татар халкының гимны "Туган тел" җыры белән тәмамладык.
Залны Габдулла Тукай геройлары, аның китаплары һәм Г.Тукайга багышлап ясалган стенд тулыландырып торды.
-
Халык музыкасы-халык көзгесе
24.04.2017
24 апрель көнне мәктәбебездә барлык укучыларның да күңелләрендә сакланырлык музыкаль кичә булды. Бу кичәдә без җырчы, татар халкының төрле музыка уен коралларында оста уйнаучы Солтан ага Шигапов белән очраштык. Ул безне бик күп татар музыка уен коралларының тарихы белән таныштырды. төрле матур татар көйләре уйнады, җырлар башкарды, укучыларны җырлатты һәм биетте. Көнебез музыка белән башланды һәм шул рухта дәвам итте.
-
Башлангыч класслар конкурсы
22.04.2017
20 апрель көнне Арча шәһәрендә башлангыч класс укучыларының проект эшлэре буенча оештырылган конкурсның 2 туры узды. 2 класс укучысы Хамидуллина Камиләнең эше 2 турга узып, жюри игътибарына үзенең проект эшен тәкъдим итте. Молодец , Камилә. Алга таба да уңышлар сиңа.
-
Жир көне
22.04.2017
Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул, чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән.
Шуны искә алып 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. География укытучысы Гафетдинова Э.Д табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Укучылар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштырдылар. 5-8 класслар белән Экологик диктант уздырылды.
-
"Язгы изгелек атнасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН"
21.04.2017
"Язгы изгелек атнасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН"- 5 көн.
Бүген 21 апрель көнне “Изге эшләр атнасы”акциясы кысаларында безнең мәктәбебездә «Спортивный Татарстан» исемле флешмоб үткәрелде. Иртәбезне флешмоб белән башлау күңелгә дәрт, уку эшчәнлегебезгә көч, уңай эмоцияләр алып килде.
-
V Республиканские педагогические чтения
21.04.2017
Прошли в Казани V республиканские педагогические чтения имени татарского просветителя, педагога и общественного деятеля Мухлисы Буби. Наша учительница начальных классов Тазиева Г.С. участвовала в этих чтениях и заняла 1 место. Поздравляем.
-
ӘЛИФБА бәйрәме
20.04.2017
“Әлифба”балаларга хәреф өйрәтеп кенә калмый, ә якты дөньяны танырга да өйрәтә. Еллар узып, кем генә булсак та, иң беренче рәхмәтебез “Әлифба”га булыр сыман. Аңа булган хөрмәт һич югалмас, эзсез калмас һәм моның шулай икәнлеген 1 нче сыйныф укучылары “Рәхмәтемнең иң олысы, сиңа Әлифбам!” кичәсендә раслап, үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
"Язгы изгелек атнасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН"
20.04.2017
"Язгы изгелек атнасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" - 4 көн. "Гомерләрне саклап" акциясе.
"Гомерләрне саклап" акциясе кысаларында бүген мәктәптә тәрбия эшлэре буенча директор урынбасары Тазиева Г.С. авыл җирлегеннән Мактаулы донорлар исеменә лаек булган кешеләре турында әңгәмә үткәрде. Донорлар - кешеләр гомерен саклауда игелек эшләүчеләр икәнен аңлатты.
-
"Язгы изгелек атнасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН"
19.04.2017
"Язгы изгелек атнасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" - 3 көн.
19 нчы апрель көнне 9 класс укучылары белән “ Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә” дип исемләнгән тема буенча сөйләшүләр алып барылды. http://www.gosuslugi.ru интернет челтәрендә күрсәтелгән адрес буенча барлык төр дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә эшләп булуы кабат аңлатылды. Халыкның вакытын экономияләү һәм сәламәтлеген саклау максатыннан эшләнгән бу хезмәтнең күпкә уңайлы булуы искәртелде. Ләкин эш барышында бик тә игътибарлы булырга кирәклеккә басым ясалды.