Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Варислар сафы
06.05.2017
Варислар сафы бер укучыга артты. 4 класс укучыбыз Хисамиев Булат, бөтен иптәшләре, килгән кунаклар алдында тантаналы анты белән, варислар сафына кабул ителде. Хисамиев Булатка варислар галстугын мәктәбебез директоры Саляхов Шамил Вилович бәйләде. Көчле, тырыш, батыр варис булыр дип ышанып калабыз.
-
Венок ясалды
05.05.2017
Бөек Җиңүне якынлаштыру өчен ,үз тормышларын җәлләмичә, ерак җирләрдә гомерлеккә ятып калганнар истәлегенә венок ясалды. ДАН, Сезгә, Дан!!!
-
"Ветераннарны котла" акциясе
04.05.2017
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына карата мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Укучыларыбыз үзидәрәсе тарафыннан сугыш ветераны Сагыйтҗанов Рәис бабайга, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына котлау открыткалары таратылды.
-
Тарих атналыгы
03.05.2017
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, "Йөрәкләрдә һәм китапларда- сугыш хатирәсе" исеме астында китап кургәзмәсе оештырылды.
-
"Георгий тасмасы" акциясе
03.05.2017
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына карата мәктәбебездә Георгий тасмасы акциясе игълан ителде.
-
Агач утырту- изге гамәл
02.05.2017
Кем генә үзе утырткан урманнарның шаулап үскәнен күреп горурланмый икән. Матурлыкны сизү, аны аңлау һәр кеше күңелендә булырга тиештер, минемчә. Урманнар һәрбер тере булган җан иясе күңелендә бары тик шатлык хисе генә уята. Бу хис Хәсәншәех мәктәбе укучыларына яхшы таныш, чөнки менә инде күп еллар без үз авылларыбыз әйләнәсенә урманнар утырту белән шөгыльләнәбез. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул.Татарстанда игълан ителгән Урман утырту көне бездә дә эзсез узмады, тирә-юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттек.
-
С праздником!
01.05.2017
Поздравляем с Первомаем
Всех трудящихся Земли!
Отдыхаем, отдыхаем
В этот праздник мы!
Солнце ясное сияет,
Майский праздник отмечает.
Всем веселья и добра
В этот день нам всем желает!
-
Куркынычсыз тәгәрмәч-2017
29.04.2017
Арчада инде традициягә кергән, ел саен үткәрелеп килүче «Куркынычсыз тәгәрмәч-2017» яшь юл хәрәкәте инспекторларының район конкурсы узды. Арчаның 5 нче гимназиясенә районның 30 мәктәбеннән 9-11 яшьлек яшь «юхиди»чылар җыелды.
Аларга уңышлар теләп, ярышларны Арча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ришат Хаҗиев ачып җибәрде. Алар 5 этапта: компьютерда юл йөрү кагыйдәләрен белү, медицинага кагылышлы сорауларга җавап бирү, велосипедта кагыйдәләрне саклап йөрү, велосипедта фигуралы йөрү һәм сәхнәдә 3 минут эчендә юл йөрүгә кагылышлы чыгыш күрсәтү буенча ярышты. Аерым номинацияләрдә Гафетдинов Р.-1 урын, Газизова А.-2 урыннарга лаек булып, аерым бүләкләр белән бүләкләнделәр. Команда 4 урында. Молодцы.
3 / 6 -
1 МАЙ бәйрәме!
29.04.2017
Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчәккә күмелергә әзерләнә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярырга әзерләнгән яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
Шушы теләкләр белән 6 класс укучыларының бик матур бәйрәм концерты узды. Концерт бик матур булды. Молодцы.
-
Арчада- БАЛ!
28.04.2017
Безнен укучыларыбыз Арча шәһәрендә уздырылган Балга катнашып кайттылар. Молодцы, балалар. Без сезнең белән горурланабыз! Бик зур рәхмәт сезгә!