Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
"Язгы изгелек атнасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН"
17.04.2017
"Язгы изгелек атнасы" башланып китте.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, ихлас күңел белән ихтирам белдереп, Сезне зурлыйбыз. Чөнки Сез яшь буынның бәхетле яшәве өчен яшьлегегезне, сәламәтлегегезне кызганмагансыз. Эшләгән эшегез, тырышлыгыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын иде. Без Сезгә кулдан килгән кадәр ярдәм итәбез, булышабыз. Сезнең белән горурланабыз һәм Сезнең батырлыгыгызга баш иябез. Сез кичергән авырлыклар бер вакытта да кабатланмасын. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын иде. Туган җирнең кадерле, һәркемгә якын икәнен, аны сакларга кирәклеген төшендердегез. Сезгә Җиңү бәйрәмен сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән каршыларга язсын. Сез моңа бик лаеклы! Мул, имин тормышта бәхетле тыныч гомер итүегезне телибез.
-
Тукай укулары- 2017.
14.04.2017
Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган, Яңа Кырлай мәктәбендә оештырылган, "Без Тукайлы халык" VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында актив катнаштык. Сертификатлар белән бүләкләндек.
-
Выставка "Словари бывают разными"
12.04.2017
В рамках недели английского языка была организована выставка «Словари бывают разными». Ученики познакомились с разными словарями на английском языке, расширили свой кругозор.
-
У нас Неделя Английского языка
10.04.2017
У нас с 10 апреля по 15 апреля Неделя Ангийского языка. Welcome!
-
Математика атналыгы.
08.04.2017
Бу атнада мәктәбебездә математика атналыгы гөрләде. Һәр көнгә төрле чаралар бүленгән иде. Математика укытучысы Сәләхова Г.М. 5 класста ачык дэрес күрсәтте. 9 класслар белән "Хезмәт-алтын хәзинә" темасына ачык класс сәгате уздырылды.Башлангыч классларны математик викторинага чакырды. 6-8 класслар "Математика белән көчле без" темасына сәяхәт ясадылар.
-
Игътибар. Белдерү
07.04.2017
Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнү, пропагандалау, матур әдәбиятка, туган телгә, милли сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, шагыйрнең 131 еллыгына багышланган «Габдулла Тукай - безнең йөрәкләрдә» исемле шигырь уку, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару бәйгесе игълан ителә.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Г.Тукайның шигырен сәнгатьле итеп сөйләү ( 1- 6 нчы сыйныф укучылары катнаша).
2. Шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару (7-9 нчы сыйныф укучылары катнаша).
Бәйге 17 нче апрелдә үткәрелә.
-
Табигать-туган йортыбыз
07.04.2017
1 нче сыйныф укучылары “Табигать – туган йортыбыз” дип аталган проект эшен тәкъдим иттеләр. Проектның максаты: тирә-якка мәхәббәт тәрбияләү; яраткан шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрә белергә, саклый белергә өйрәнү; танып –белү сәләтен үстерү. Актуальлелеге: элек-электән кеше табигатьнең гүзәллегенә сокланган, аңа багышлап бик күп җырлар, шигырьләр, картиналар, хикәяләр иҗат иткән. Үз эшләрендә укучылар табигатьнең камил һәм кабатланмас булуын, аның ярдәмгә мохтаҗлыгын, табигать белән һәрчак гармониядә яшәргә кирәклеген ассызыкларга,табигать-анага ярдәм итү юлларын, табигатьне яратуларын һәм аны яхшы белүләрен дә күрсәтергә теләгәннәр.
-
Яна Кенәр-укучыларның фәнни-гамәли конференция
06.04.2017
5 нче апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСР ның атказанган укытучысы, СССР ның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге беренче районкүләм, 5 нче мәктәпкүләм укучыларның фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
Конференция тулысынча Арча районына багышланып “Арча ягы- туган ягым” исеме астында булды. Чараның зур кунаклары — Рәгыйб Усманович белән аның тормыш иптәше Фәния Рәхимовна. Конференциянең тантаналы ачу өлешендә балалар һәм килгән кунаклар Рәгыйб абыйның тормыш юлы белән таныштылар.
Конференциягә районның 17 мәктәбеннән икенче турга 48 укучы чакырылган иде. Эшчәнлек биш юнәлеш буенча оештырылды . Безнең мәктәп укучысы Гафетдинов Айрат 1 урын. Котлыйбыз.
-
Скоро АРСКИЙ БАЛ
05.04.2017
Подготовка к Арскому балу идет полным ходом. Учащиеся с удовольствием готовят вальс, поздравительную речь. До начала бала осталось только подготовить костюмы, платья и отрепетировать танец.
-
Экологик лото: Канатлы дусларыбыз.
04.04.2017
4 нче апрельдә 6 нчы сыйныфта “Экологик лото” уены үткәрелде. Алып баручы табышмак әйтте яки кошны тасвирлады.Укучылар кошның исемен әйтергә һәм кошның рәсеме төшкән рәсемне күрсәтергә тиеш иде. Икенче өлештә аудиоязмада кошлар тавышы тыңланды. Класс җитәкчесе, Гафетдинова Э.Д. табигатьтә кошларның әһәмияте турында сөйләде.