Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2019

Бүген мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Әлеге бәйрәмдә әти-әниләр, куп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары олы тормыш юлына аяк баса. Ә олы тормышка юл, әлбәттә, мәктәптән башлана.
Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..Ак юл сезгә,чыгарылыш сыйныф укучылары!
-
Хәсәншәех мәктәбе укучылары “Россия укучылар хәрәкәте” сафларына бастылар 20.05.2019

20 май көнне Хәсәншәех мәктәбендә 7 нче сыйныф укучыларын “Россия укучылар хәрәкәте” балалар-яшүсмерләр оешмасына кабул итү тантанасы узды. Оешма 2015 елның 29 рктябрендә Россия Президенты Указы белән булдырыла. Әгъзалык 8 яшьтән рөхсәт ителә һәм ирекле булып тора. Балалар-яшүсмерләр оешмасы әгъзасы булу-ул бөтен җирдә алда булу, Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм белемгә омтылыш, намуслылык һәм вөҗданлык, тыйнаклык, тәртиплелек һәм иптәшлек тәрбияләү. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең хәрәкәт үсешенә үз өлешен кертә һәм аның лаеклы активистлары булачак яңа катнашучыларын котлыйбыз!
-
Мәктәбебездә Бөек Җиңүгә багышланган кросс булды. 11.05.2019

-
09.05.2019

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашлар! Илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 74 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел...
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
-
Митинг. 08.05.2019

Бүген Бөек Җиңунең 74 еллыгына багышланган митинг булып узды. Тантанага Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары, җирле администрация вәкилләре чакырылды. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре адресына котлау сүзләре белән авыл советы рәисе Садыйков Р. Ш. һәм Саляхов Ш.В чыгыш ясады. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларны һәм вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.Кичә тематик жырлар, биюлəр белән үрелеп барды.
-
Без - варислар 08.05.2019

4 сыйныф укучыларын Җиңү көнендә Варислар сафына кабул итү күнелле традициягә әйләнеп бара. Укучылар варисларның законнарын, кагыйдәләрен яхшы белүләрен тагын бер кат исбатладылар. Укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар каршында тантаналы төстә тырышып укырга, һәрчак үрнәк булырга сүз бирделәр.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019"
06.05.2019
Укучыларыбыз район этабында уздырылган "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019" конкурсында унышлы чыгыш ясап, IV урынга лаек булдылар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Балтачта узган бадминтон ярышында Хәсәншәех мәктәбе командасы II урынны яулады. Котлыйбыз! Җитәкчеләре Мостафин Р. Р. 04.05.2019

-
Агач утырту. 27.04.2019

27 апрель көнне "Агач утырту көне" үткәрелде. 8- 9 нчы сыйныф укучылары Хәйретдинова Р.Т., Нуриева Т.Г. җитәкчелегендә нарат агачлары үсентеләрен утырттылар. Табигатебезне саклауга алар үзләреннән зур өлеш керттеләр. Һәрберебез, булдыра алганча, табигатебезне саклыйк, агачлар утыртыйк, тирә-ягыбызны чүп-чарлардан чистартыйк! Туган йортыбыз безгә ничек кадерле булган кебек, табигатебезнең дә кадерен белеп яшик.
-
Бүген, Бөек шагыйребезнең тууына 133 ел уңаеннан, Яңа Кырлайда узган чарада безнең укучыбыз да катнашты. 27.04.2019











