Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Волейбол ярышы 17.09.2015

Мәктәбебездә волейбол ярышы булып узды. Ярышта кызлар, малайлар һәм АСОда укучы студентлар командалары катнашты. I урында - малайлар командасы, II урында - АСО студентлары, III урында кызлар командасы булды.
-
Педагог- оештыручылар семинары.
16.09.2015
Бүген Арча укучылар сараенда педагог- оештыручылар семинары булды. Анда безнең мәктәпнең педагог- оештыручысы да катнашты. Семинарда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, алда эшләнәчәк эшләр турында фикер алышу булды.
-
Бөек шагыйребез Г. Тукайга багышланган стенд. 15.09.2015

Мәктәбебездә Бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган стенд яңартылды.
-
Куркынычсызлык айлыгы 14.09.2015

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында мәктәптә эвакуацияләр үткәрелде.
-
Китапларны тикшердек 11.09.2015

Китапханәчебез Мәгъсүмова Г. Ф. дәреслекләрнең тышланышын, чисталыгын тикшерде. Укучыларга үзенең киңәшләрен бирде.
-
Куркынычсызлык айлыгы 10.09.2015

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында мәктәптә класс сәгатьләре, әти- әниләр белән эш алып барылды.
-
Түгәрәкләр эшли башлады 09.09.2015

Мәктәбебездә түгәрәкләр эшли башлады. Укучылар бик теләп йөриләр.
-
Җиңү паркына экскурсия 08.09.2015

7 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Нуриев М. Б. белән Арча шәһәрендә ачылган Җиңү паркына экскурсиягә бардылар. Анда аларны Арча укучылар сарае укучылары каршы алды, төрле уеннар уйнаттылар, парк белән таныштырдылар. Парк укучыларга бик ошады.
-
Экологик акция 07.09.2015

Мәктәбебездә "Бергә эшлибез" дип исемләнгән экологик акция булып узды. 5 нче сыйныф укучылары белән чишмәгә экскурсиягә бардык, суның температурасын үлчәдек, тәмен татып карадык, чисталыгын тикшердек. Шулай ук өлкән класс укучылары чишмә тирәләрен төзекләндерделәр, тирә- ягына агачлар утырттылар. Һәр укучыга экологик темага лекция укылды.
-
Терроризмга каршы көрәш 03.09.2015

3 нче сентябрь Терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә класс сәгатьләре үткәрелде.









