Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Пробный ГИАга әзерлек.
29.12.2015
9 нчы сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан пробный ГИАга әзерләнделәр.
-
Педагогик совет утырышы. 29.12.2015

Бүген мәктәптә чираттагы педагогик совет утырышы булды. Анда сыйныф җитәкчеләре 2 нче чирек һәм 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Алда торган максатлар һәм бурычлар әйтелде.
-
Арча район башлыгының чыршы бәйрәме. 28.12.2015

Бүген районыбызда Арча район башлыгының чыршы бәйрәме булды. Анда безнең мәктәптән дә берничә укучы катнашты. Бәйрәмдә укучылар төрле уеннар уйнадылар, чыршы тирәли җырлап әйләнделәр. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрделәр. Бәйрәм соңында барлык укучыларга да бүләкләр тапшырылды. Укучыларга бәйрәм бик ошады.
-
Чыршы бәйрәме 26.12.2015

Чыршы бәйрәмен укучылар түземсезләнеп көтеп алдылар. Бәйрәмгә әзерлек алдан ук алып барылды. Бәйрәмдә җырлар, шигырьләр, биюләр уеннар белән үрелеп барды. Зур класс укучылары әзерләгән Кышкы әкият кечкенәләргә бик ошады. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
-
Кар сыннары ясыйбыз. 23.12.2015

Кар сыннарын ясау башланып китте. Һәр класс берәр әкият героен ясады.
-
Волейбол ярышы 22.12.2015

20 нче декабрьдә Казанбаш мәктәбе базасында районның волейбол федерациясе призына волейбол ярышы үткәрелде. Анда 2001 нче елда һәм аннан соң туган кызлар катнашты. Безнең мәктәп командасындагы һәр укучы ярыштан бүләк белән кайтты.
-
Яңа ел якынлаша! 21.12.2015

Яңа елга әзерләнү башланып китте. Укучылар бүлмәләрне, мәктәп тирәсен бизәделәр.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада 17.12.2015

Татар әдәбияты фәненнән районда үткәрелгән олимпиадада 8 нче класс укучысы Әхмәтҗанова Адилә призлы урын яулады. укытучысы - закирова Фәнүзә Рафаэловна.
-
Татар теленнән олимпиада
16.12.2015
Район күләмендә татар теленнән үткәрелгән олимпиадада мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Әхмәтҗанова Адилә призлы урын яулады. Укытучысы - Закирова Фәнүзә Рафаэловна. Котлыйбыз!
-
Хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. 15.12.2015

Башлангыч сыйныф укучылары тәнәфесләрдә һәм дәресләрдән соң төрле хәрәкәтле уеннар уйныйлар.









