муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Ут белән сак бул! 11.09.2023 Бакчабызда куркынычсызлык айлыгы бара. Иртәнге әңгәмәләр вакытында балаларга пожар куркынычсызлыгы кагйдәләре кабат аңлатылды.

-
Бүләк 07.09.2023 Кечкенәләр төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре сабыйларны яңа дидактик уеннар белән сөендерделәр.

-
"Салават күпере"ндә кунакта 04.09.2023 "Салават күпере" - мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның яраткан журналы. Баланың сәламәт, акыллы, иҗади яктан камил булып үсүенә үз туган телләрендә чыккан журналларның ярдәме зур. Бу журналлар белән иртәнге әңгәмәләр вакытында танышып барабыз.

-
Яңа уку елын башладык. 01.09.2023 Җәйге яллардан соң ,1 сентябрь- белем бәйрәме көнендә, яңа уку елын башлап җибәрдек.Быел бакчабызга 26 бала йөриячәк.

-
Россия көне 13.06.2023 12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Балалар Россия флагы рәсе конкурсында бик теләп катнаштылар.

-
Дидактик уеннар 06.06.2023 Бакчабызда эш тәртибе җәйге режимга күчте. Балалар иртәнге аштан соң дидактик уеннарны яратып уйныйлар.

-
Экологик тәрбия 02.06.2023 Авылыбыз уртасыннан аккан Шушма елгасы буена экскурсия ясадык. Суның агышын күзәттек, елга- сулыкларны чүпләргә ярамавы турында сөйләштек.

-
Балаларны яклау көне 01.06.2023 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. ???????? Балалар – алар безнең иң кадерлеләребез, газизләребез, горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. Алар зирәк акыллы, максатчан һәм яңа үрләр яуларга әзер булып үссеннәр өчен без бар тырышлыгыбызны куябыз. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Киләчәктә балаларыбызга бары бәхет һәм матур тормыш кына телибез. Бу бәйрә уңаеннан балалар белән спорт ярышлары үткәрдек.

-
Юбилеегыз белән! 30.05.2023

Бүген озак елар бакчабызда эшләүче тәрбиячебез Валиева Рәмлә Камил кызының гомер бәйрәме- 50 яшьлек юбилее. Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлы матур тормыш телибез.
-
Журналлар белән таныштык 26.05.2023 Балалар өчен булган журналлар белән даими кызыксынып танышып барабыз. Шигырь- әкиятләрне укыйбыз, башваткычларны чишәргә яратабыз




