муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
Телефон: | |
E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Космонавтика көне 12.04.2022 Бүген Космонавтика көне. 1961 елныӊ 12 апрелендә дөньяны шау иткән, СССРныӊ беренче икәнен космоста раслаган вакыйга булып уза.Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан әлеге тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп уза. Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайта. Еллар узу белән бу бәйрәмне шау-гөр килеп билгеләп үтүләр кимесә дә, аныӊ әһәмияте барыбер югалмый. Йолдызларга юл башын ярган беренче космонавт Юрий Гагаринны да, бу көнне дә без онытмыйбыз.
-
Сәламәтлек көне 07.04.2022 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Без дә бакчабызда бүген сәламәтлек көне үткәрдек.
-
"Яңа технологияләр " күргәзмәсе 04.04.2022 2022нче ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бакчабызда "Яңа технологияләр " күргәзмәсе оештырдык. Әти-әниләр бу эштә бик теләп катнаштылар.
-
Кошлар көне 01.04.2022 1 апрельдә Халыкара кошлар көне - интернациональ экология бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең вакыты очраклы гына билгеләнмәгән: нәкъ шушы чорда җылы яклардан канатлы дусларыбыз кайта башлый. Өлкәннәр һәм балалар бу көнне су кошларының яшәү урынннарын төзекләндерә, яңа сыерчык оялары, җимлекләр элеп куя. Фәхретдновлар гаиләсе бакчабызга бик матур сыерчык оясы бүләк итте
-
мәктәпкә әзерлек төркеендә эш 10.03.2022 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән индивидуаль эш. 10 эчендә сан составын ныгыту
-
Май чабу (Масленица) бәйрәме 05.03.2022 Масленица бәйрәме турында күзаллау булдырдык, саф һавада уеннар уйнадык
-
"Оста куллы әнием" күргәзмәсе 04.03.2022 Бәйрәм алдыннан "Оста куллы әнием" кул эшләре күргәзмәсе оештырдык.
-
Без бит татар кызлары 14.02.2022
-
"Чик сакчылары " 07.02.2022 Балаларда туган илгә мәхәббәт,горурлык, батырлык , кыюлык хисләре тәрбияләү максатыннан,кечкенәләр төркемендә чик сакчыларына багышланган эңгәмәләр үткәрелде.Балалар илебез сакчыларының кыю,батыр, көчле булулары турында белделәр.
-
Хәрби уеннар 03.02.2022 Бүген режим мометларында балалар белән хәрби уеннар үткәрелде.