муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
Телефон: | |
E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Иртәнге әңгәмәләр 06.02.2023 Бу атнада кечкенәләр төркемендә иртәнге әңгәмәләр балаларда дусларына карата хөрмәт хисе тәрбияләү, дус, тату уйнарга өйрәтүгә багышлана.
-
Танып-белү эшчәнлеге 03.02.2023 Танып белү эшчәнлегендә төсләрне һәм геометрик фигураларны аеру буенча уен.
-
Милли традицияләрне өйрәнәбез 02.02.2023 Кисеп ябыштыру шөгылендә милли традицияләргә нигезләнеп дымково аты кисеп ябыштырдык
-
Иртәнге фильтр 01.02.2023 Бүген иртәнге фильтрга контроль ясадык.Балалар бакчасындагы иртә һәркөн балаларны фильтр аша үткәреп кабул итү белән башланып китә. Әти-әниләр белән көндәлек режим һәм гигиена кагыйдәләре турында әңгәмәләр оештырыла.
-
"Юлда булсаң, уяу бул!" 31.01.2023 Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы. Бу атнада иртәңге әңгәмәләребезне юлда йөрү кагыйдәләрен искәртүгә багышладык.
-
"Светофорда кунакта!" 24.01.2023
Безнең балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча бик зур эш алып барыла. Юл йөрү кагыйдәләрен белгән һәм аларга буйсынган очракта гына без үзебезне юлларда тыныч һәм куркынычсыз тота алабыз. Шушы максат белән безнең балалар бакчасында ачык шөгыльләр үтте. Бу шогыльгә Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Мухамметзянова Энҗе Газизовна чакырылган иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.
-
"Без сезне көтәбез!" -солдатларга сәлам хатлары. 16.01.2023 Бакчабызга йөрүче балалар әти-әниләре белән берлектә мобилизацияләнгән солдатларга, сәламәтлек һәм тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп, сәлам хатлары-рәсемнәр ясауда катнаштылар.
-
"Көмеш тавыш" конкурсы 13.12.2022 Район күләмендә үткәрелгән "Көмеш тавыш" җыр конкурсында Гатин Сәмир катнашты.
-
"Кышкы бизәкләр" 09.12.2022 Тиздән балаларның көтеп алган бәйрәме - Яңа ел җитә. Әти-әниләребез балалар белән бергәләп "Кышкы бизәкләр" күргәзмәсендә катнашалар.
-
"Әкияттә кунакта" 02.12.2022 Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул – киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә-тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле”, дигән В.А. Сухомлинский.Бүгенге көндә балалар бакчасында ин зур бурычларнын берсе- югалган гореф-гадэтлэребзне барлау,телебезне саклап калу,баету.Бу эштә әкиятләр сөйләү,аларны сәхнәләштерү ярдәмгә килә. Әкиятләр аша бала яхшылык ,яманлык төшенчәләре белән таныша,аларда изгелек кылу,геройларга охшарга тырышу теләге барлыкка килә. Шул максаттан, бакчабызда "Әнием әкиятләре " дип исемләнгән мастер-класслар оештырылды.