муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
Телефон: | |
E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 21 |
У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Муса Җәлилнең тууына 117 ел
15.02.2023
Балалар шагыйре Муса Җәлил тууга 117 ел буларак мәдәният йортына барып бәйрәм үткәрдек. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләдек, җырларын җырладык
- Әфганчылар турында 14.02.2023 Балаларга әфганчылар, Ватан сакчылары турында төшенчә бирү,Әфганстанда, Чечняда хезмәт иткән батыр авылдашларыбыз белән таныштыру, аларга карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, "Әфганстан - йөрәк ярам" исемле фильм карадык.
- Хәрби-патриотик айлык 13.02.2023 Бакчабызда һәр ел февраль ае хәрби-патриотик айлык буларак билгеләп үтелә.Туган илеңне ярату, аның патриоты булып үсү өчен кече яшьтән үк тәрбия эше алып барырга кирәк.Бу айда ватанны саклаучылар турында әңгәмәләр , музыкаль кичәләр, конкурслар.ярышлар үткәрелә.
- Саф һавада уеннар 10.02.2023 Уен вакытларында дуслык, бердәмлек, ярдәм итү кебек сыйфатлар формалаша һәм ныгый. Һавага чыгуга иң беренче бүгенге көнне күзәтәбез, дөрес итеп тасвирларга өйрәнәбез. Яңа уеннар уйнау безнең өчен аеруча.кызыклы
- Әхлак тәрбиясе 09.02.2023 Балаларга әхлак тәрбиясе бирүне дәвам итү максатыннан мәчеткә килдек. Авылыбыз имамы Шамил хәзрәткә үзебез өйрәнгән догаларны сөйләдек. Балалар үзләрен бик тәртипле тоттылар.
- Милли уеннар 07.02.2023 Халкыбызның милли уеннарын бик яратып уйныйбыз. Саф һавада кечкенәләр төркеменә йөрүче балаларга"Чума үрдәк, чума каз" уенын өйрәттек. Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә. Чума үрдәк, чума каз, Чума үрдәк, чума каз, Тирән күлне ярата шул, ярата. Тирән күлне ярата шул, ярата. Самир үзенә иптәш сайлый Самир үзенә иптәш сайлый, Ул Зиләне ярата шул, ярата. Зиләне ярата шул, ярата.
- Иртәнге әңгәмәләр 06.02.2023 Бу атнада кечкенәләр төркемендә иртәнге әңгәмәләр балаларда дусларына карата хөрмәт хисе тәрбияләү, дус, тату уйнарга өйрәтүгә багышлана.
- Танып-белү эшчәнлеге 03.02.2023 Танып белү эшчәнлегендә төсләрне һәм геометрик фигураларны аеру буенча уен.
- Милли традицияләрне өйрәнәбез 02.02.2023 Кисеп ябыштыру шөгылендә милли традицияләргә нигезләнеп дымково аты кисеп ябыштырдык
- Иртәнге фильтр 01.02.2023 Бүген иртәнге фильтрга контроль ясадык.Балалар бакчасындагы иртә һәркөн балаларны фильтр аша үткәреп кабул итү белән башланып китә. Әти-әниләр белән көндәлек режим һәм гигиена кагыйдәләре турында әңгәмәләр оештырыла.