муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
3 сентябрь - терроризмга каршы көрәшү көне 03.09.2024 3 сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз. Терроризм — бүгенге көндә иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш. Аның төп максаты — физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин тотучылар һәм төрле милләт вәкилләре арасында үзара ышанычны какшату яки бөтенләй бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу. Татарстанда күп гасырлар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, төрле халыкларның бер- берсенең гореф- гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт — республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе.

-
Белем бәйрәме 02.09.2024 Безнең балалар бакчасына йөргән балалар беренче сыйныфка укырга керделәр. Белем бәйрәмендә без дә катнаштык.

-
"Мин табигатьне яратам" 25.04.2024 Безнең балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш,экологик тәрбия зур урын алып тора. Экологик тәрбия бирүнең максаты булып түбәндәгеләр тора: -тере һәм тере булмаган табигать, табигать күренешләре, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белем бирү; -табигатькә мәһәббәт, үсемлекләргә , төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү; -табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү. 25 нче апрель - экология көне уңаеннан, "Мин табигатьне яратам"-темасына шөгыль үткәрелде.

-
Чишмәгә экскурсия 24.04.2024 Чишмәләр иле син,туган як! Еракка китмәгез,су сорап. Бу җирдә таулардан көй алып, Чишмәләр яшиләр чылтырап. Туган авылыбыз чишмәләргә бай авыл. Чишмәләр -су чыганагы,яшәү чыганагы, чисталык,сафлык билгесе. Бүген авылыбызның Изгеләр чишмәсенә бардык.

-
Экологик почмак 23.04.2024 Безнең бакчабызда балаларга экологик тәрбия бирү зур урын алып тора. Ел саен бакчабыз хезмәткәрләре яшел үсентеләр тәрбиялиләр. Экологик почмактагы эшләргә балалар да теләп катнаша.

-
"Без Тукайны укыйбыз" -әдәби марафон. 15.04.2024 1 нче апрельдән 26 нчы апрельгә кадәр, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, "Без Тукайны укыйбыз"әдәби марафоны старт алды. Балалар бу марафонда бик теләп катнашалар.

-
Чисталык айлыгы 13.04.2024 Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башланды. Чисталык- сәламәтлекнең нигезе. Чисталык саклау- һәркемнең намус эше. Табигатебезне чүп-чардан чистартуда без дә актив катнашабыз.

-
Космонавтика көне 12.04.2024 12 нче апрель - Космонавтика көне. Балалар белән мәдәният йортында кунакта булып, бу көн турында бик күп файдалы мәгьлуматлар туплап кайттык.

-
Кошлар көне 01.04.2024 1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. Бүген бакчабызда кошлар көненә карата шөгыльләр үткәрелде.

-
Театр көне 27.03.2024 Бүген, 27 нче март- Халыкара театр көне. Бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар кечкенәләр өчен Р. Батулланың "Албасты"әкият-пьесасын сәхнәләштереп күрсәттеләр.




