муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
Телефон: | |
E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 26 |
У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Әкияттә кунакта" 02.12.2022 Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул – киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә-тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле”, дигән В.А. Сухомлинский.Бүгенге көндә балалар бакчасында ин зур бурычларнын берсе- югалган гореф-гадэтлэребзне барлау,телебезне саклап калу,баету.Бу эштә әкиятләр сөйләү,аларны сәхнәләштерү ярдәмгә килә. Әкиятләр аша бала яхшылык ,яманлык төшенчәләре белән таныша,аларда изгелек кылу,геройларга охшарга тырышу теләге барлыкка килә. Шул максаттан, бакчабызда "Әнием әкиятләре " дип исемләнгән мастер-класслар оештырылды.
-
"Әниләр көне" 30.11.2022 Белгәнебезчә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Россиядә әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Әниләр-җирдә ин кадерле,газиз кешеләр. Балаларнын сәламәт булуы,аларнын шат авазлары- әниләр өчен ин зур бүләк.
-
"Һәрвакыт булсын әни!" 28.11.2022
Яңа Кенәр балалар иҗат йорты оештырган "Һәрвакыт булсын әни!" дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштык.
-
Татарча диктант яздык 25.11.2022 25-27 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант" акциясе узды. Бу чарада безнең коллектив та катнашты.
-
Квиллинг ясарга өйрәндек. 17.11.2022
Квиллинг-төрле төсле нечкә кәгазь тасмалардан төрле аранжировкалар алу сәнгате, алар спиральгә махсус төрелгән. Квиллинг нәтиҗәләре яссы да, күләмле дә булырга мөмкин.Без бу ысул белән аппликацияләр ясарга өйрәндек.
-
Сак булыгыз! Юка боз! 10.11.2022 Көз җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәхетсезлек очраклары арта. Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Бәхетсезлек очраклары булдырмау, Yз-үзеңне саклау өчен гади кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.Бакчабызда балалар һә әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрелде.Балалар бу темага рәсемнәр дә ясадылар.
-
"Көзге уңыш" бәйрәме 31.10.2022 Яфракларны коя-коя Бакчабызга килде көз. Алтын сары яфракларны Кулыбызга җыйдык без.
-
Бакчабызның туган көне 26.10.2022 Бүген яңа бакчабыз ачылуга 5 ел тулды. Шул уңайдан "Бәхетле балачак" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрдек.
-
Очрашу 19.10.2022 Куркынычсызлык айлыгы кысаларында полиция хезмәткәре Ленар Альтафович балаларга һәм бакчабыз хезмәткәрләренә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты.
-
Нәни Сөмбелә 11.10.2022 Район күләмендә уздырылган "Нәни Сөмбелә" конкурсында Фәхретдинова Язгөл катнашты. Котлыйбыз!