муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Нәүрүз 21.03.2024 Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме! Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз! НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!!!.

-
Курчак театры 15.03.2024 Бакчабызда әкиятләрне сәхнәләштерү белән беррәттән, балалар курчак театры серләренә дә өйрәнәләр. Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Балада сүзлек формалаша – сүзлек яңа сүзләр белән баетыла, тулылана.

-
"Минем гаиләм"проекты 13.03.2024 2024 нче ел Гаилә елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларыбыз мәктәбебез укытучыларына "Минем гаиләм"проекты буенча эшләрен тәкьдим иттеләр. Киләчәктә аларны акыллы, тәртипле,белемле укучылар булырлар дип ышанабыз.

-
"Минем гаиләм - фотобәйге" 26.02.2024

2024 -Гаилә елы " кысаларында уздырылган "Минем гаиләм" фотобәйгесендә кечкенәләр төркеме бик актив булды. Әти-әниләргә зур рәхмәт!
-
"Көмеш тавыш" җиңүчесе 20.02.2024 Сәләтле бала - ил байлыгы . Бакчабызда балаларның сәләтен күреп, үсәргә мөмкинлек бирү- тәрбияченең мөһим бурычы. Фәхретдинова Язгөл республика күләмендә үткәрелгән "Көмеш тавыш" җыр конкурсында җиңүче дипломына лаек булды. Җитәкчесе - Ахмадуллина Ләлә Зиннуровна. Котлыйбыз аларны!

-
Муса Җәлил туган көн 15.02.2024 15 нче февраль - татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәдәният йортына барып җыр,шигырь кичәсе үткәрдек. Балаларга сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге булдырган өчен авылыбыз мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

-
Мәктәптә 08.02.2024 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән мәктәбебездә кунакта булдык.Башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Габдуллаҗановна балаларны мәктәп белән таныштырды. Балалар җитәкчеләре Ләлә Зиннуровна белән өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр. Аларның җыр-биюләре, театр өлкәсендәге осталыклары укытучылар тарафыннан уңай бәяләнде.

-
Гаиләм белән бергәләп 06.02.2024 Иртәнге гимнастика балаларны сәламәтләндерү һәм тәрбияләүнең кыйммәтле чарасы булып тора. Иртәнге гимнастика белән системалы рәвештә шөгыльләнүче балаларда йокымсырау халәте югала, күтәренкелек хисе барлыкка килә, эмоциональ күтәрелеш башлана, эшчәнлек сәләте арта. Иртәнге зарядка баланың организмын «уятырга», аны нәтиҗәле итеп көйләргә тиеш. Бу файдалы гадәт кешедә гомер буе саклана. Иртәнге гимнастика балалар бакчасында оешкан рәвештә көн башларга мөмкинлек бирә, көн режимын төгәл үтәүгә ярдәм итә. Бүген 2024 ел Гаилә елы уңаеннан иртәнге зарядканы балалар әти- әниләре белән бергәләп ясадылар.

-
2024 нче ел - Гаилә елы 01.02.2024 2024 нче ел илебездә Гаилә елы дип игьлан ителде. Гаилә - бәхет ачкычы.Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә. Әти - әни - йортның тоткасы, ә балалар -аның көзгесе. Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Без сезнең һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телибез.

-
Янгын куркынычсызлыгы 30.01.2024

Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Нәкъ менә мәктәпкәчә нәниләр аралаша башлый, уен, уку, хезмәт һәм спорт эшчәнлегендә катнаша. Эшчәнлекнең һәрбер күрсәтелгән төре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү өчен кулланыла ала.Бакчабызда даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы бунча өйрәнүләр, әңгәмәләр, инструктажлар булып тора.



