Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Эвакуация үткәрү. 04.09.2026

Бүген гимназиядә пожар куркынычсызлыгы буенча 1,2 нче сменада укучыларга эвакуация үткәрелде. Барлык класслар да эвакуацияләү вакытында кагыйдәләрне төгәл үтәп бинадан чыктылар.
-
Профилактик чара. 04.09.2026

Бүген гимназиянең актлар залында 8-9 нчы сыйныф укучыларына профилактик чара үткәрелде, видеофильмнар күрсәтелде.
-
Көзнең беренче көне - 1 сентябрь! 01.09.2026

Бүген без барыбыз да үзенчәлекле, йөрәккә якын һәм якты бәйрәмне —каршы алабыз.
1 сентябрь — яңа уку елының башы гына түгел. Бу — яңа хыяллар, яңа максатлар, яңа мөмкинлекләр башланган көн. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән нәни сабыйдан алып, мөстәкыйль тормышка юл алган чыгарылыш укучысына кадәр һәркем өчен бу көннең үз мәгънәсе бар.Кадерле укучылар!
Сезнең алдыгызда зур дөнья, меңләгән мөмкинлекләр һәм ачылмаган юллар бар. Белемгә омтылыгыз, сораулар бирергә, эзләнергә, хыялланырга һәм үз көчегезгә ышанырга курыкмагыз. Бүген алган белемегез — иртәгәге уңышларыгызның иң ныклы нигезе.Кадерле әти-әниләр!
Баланың уңышы — мәктәп белән гаиләнең уртак хезмәте. Балаларыгызның һәр җиңүенә сөенеп, авыр вакытларында терәк булып, аларга иң зур көч — үзегезнең мәхәббәтегезне һәм ышанычыгызны бирегез.Яңа уку елы гимназиябезгә яңалыклар, һәр гаиләгә иминлек, һәр балага уңыш һәм шатлык алып килсен.
Уку елы тыныч, имин һәм котлы булсын!!! -
"Татарстанда җәй" акциясе. 29.08.2026

"Татарстанда җәй" акциясе кысаларында, Татарстан Республикасы көне, Арча шәһәре көне
уңаеннан Шәһәр паркында 5 нче гимназия коллективы,
әти-әниләре, укучылары белән берлектә татар халкының милли бәйрәме булган "Сабантуй"-спорт уеннары башланып китте.
Бәйрәм милли көйләр, җырлы уеннар белән үрелеп барды. Һәркем күңелендә онытылмас хатирәләр калды.
Афәрин!!! -
Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе. 27.08.2026

27 нче август көнне Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды.
Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Гимназиянең технология укытучысы Ибраһимова Л.Ф. РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Э.М. Мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Арча муниципаль районы Башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Район мәктәпләре арасында гимназия коллективы "Яңа уку елына иң яхшы әзерлек өчен" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Рәхмәт хаты директор Исмәгыйлев И.Р. тапшырылды.
Уңышларыгыз белән!
Яңа уку елы котлы булсын! -
1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен җыелыш. 25.08.2026

Бүген гимназиягә укырга керүче 1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен җыелыш актлар залында башланып китте. Гимназия директоры И. Р. Исмәгыйлов әти-әниләрне укыту-тәрбия буенча бурычлар белән таныштырды, гимназиягә 83 укучы керә, һәркайсына уңышлар теләде. Беренче сыйныф җитәкчеләре Әхмәдуллина Г.И., Низамиева Г.М., Хәкимҗанова А.Р. әти-әниләр белән сөйләшүне аерым классларда дәвам иттеләр, күңелләрдә шатлык, дулкынлану хисләре.
Хәерле сәгатьтә !!! -
Ярминкә 2026! 22.08.2026

Ярминкәгә һәм чәчәкләр фестиваленә әзерләнү укучыларның, әти-әниләрнең, укытучыларның оешканлыгын, тырышлыгын күрсәтте. Бүген без бердәм эш, бердәм омтылыш һәм иҗади якын килүне күрсәттек! Товарларның ассортиментына, идеяләргә, бизәнү әйберләренең төрлелегенә ярминкәдә сокланырлык иде!
-
Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура‑спорт комплексы проектларының республика конкурсына йомгак ясалды. 06.07.2026

Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура‑спорт комплексы проектларының республика конкурсына йомгак ясалды. Арча районы 5 нче гимназиясенең 2 «А» сыйныфы укучысы Лиана Исмәгыйлева конкурста җиңүче булды. Аның проекты бөтен республикадан килгән күпсанлы эшләр арасында жюри тарафыннан билгеләп үтелде һәм үз категориясендә иң яхшысы дип танылды.
-
1 июль — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. 01.07.2026

Бүген без Ватаныбызның иминлеген саклап, утлы нокталарда хезмәт иткән барлык якташларыбызга рәхмәт әйтәбез!
Без сезнең белән горурланабыз, сезнең батырлыгыгыз белән сокланабыз! -
Бүген зур һәм дулкынландыргыч бәйрәм! 29.06.2026

Бүген гимназиябезнең 9 һәм 11 сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы үтте. Бу көн — мәктәп тормышының бер этабы тәмамлануны һәм алда яңа олы тормыш юлы башлануны белдерүче көн. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен бу олы бәйрәм белән котлыйбыз! Ак юллар һәм зур уңышлар телибез!

















