Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2026

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-егетләребезне бәйрәм концерты белән котладык!
-
“Туган телем – серле дөнья” районкүләм шигырь укучылар бәйгесе. 21.02.2026

21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел ‒ үзенең туган теле. Телебезнең сафлыгын, матурлыгын, аһәңлелеген саклап калу максатыннан, бүген Арча 5 нче гимназиясендә “Туган телем – серле дөнья” исемле районкүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Конкурста гомуми белем учреждениеләренең 1 –11 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар конкурска иҗади якын килеп әзерләнгән. “Һәр укучының чыгышы беренче урынга лаек, безгә җиңүчеләрне билгеләү авыр булды”, – дигән фикерне җиткерде хөкемдарлар. Бәйге чын мәгънәсендә туган тел бәйрәменә әйләнде. Мондый талантлы балаларыбыз булганда, туган телебез яшәр!
Бу бәйгедә безнең гимназия укучылары да катнашты. 1 нче сыйныф укучысы Нуретдинова Әминә, 4 нче сыйныф укучысы Нуретдинов Ильяс, 10 нчы сыйныф укучысы Сәйфетдинова Инзилә 1 нче урынга, 5 нче сыйныф укучылары Хәкимҗанова Индира һәм Фәйзрахманова Камилә 2 нче урынга лаек булдылар.Укучыларыбызны котлыйбыз, аларга уңышлар телибез! -
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. 21.02.2026

21 нче февраль - "ТУГАН ТЕЛ" көне уңаеннан бәйрәм кичәсе.
-
Тукай әкиятләре эзеннән. 20.02.2026

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан районыбызда, гимназиябездә матур чаралар башланып китте. Укучыларыбыз бик теләп Арча район Мәдәният йортына экскурсия ясадылар, алар "Тукай әкиятләре эзеннән" дип исемләнгән әкият- тамаша карадылар. Әлеге әкият-тамашаны 5 нче А, 5 нче Г сыйныфы укучылары бик яратып кабул иттеләр, әкият геройлары белән тирәнтен таныштылар, бөек Тукаебыз иҗат иткән әкиятләргә күзәтү ясадылар. Матур чараларда актив катнашыйк!
-
Финальные соревнования "Школьной волейбольной лиги" среди юношей. 20.02.2026

В спортивном комплексе "Арча" прошли финальные соревнования "Школьной волейбольной лиги" среди юношей. Наша команда заняла 3 место! Молодцы, ребята!
-
"Солдат булып тумыйлар" бәйрәм кичәсе. 20.02.2026

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, гимназиянең актлар залында югары сыйныф укучылары белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, зур хәрби чара - очрашу үткәрелде. "Солдат булып тумыйлар " исемле бәйрәм кичәсе укучылар чыгышы белән башланып китте. Кунакларыбыз Әфганстандагы сугыш ветераны Илнур Яруллин, махсус хәрби операциядә катнашкан Ильяр Галимов белән очрашу җанлы узды. Сугышчы-интернационалист И.Г. Яруллин үзләренең хезмәтләре турында истәлекләре белән уртаклашты, Әфган кампаниясе елларында күрсәткән кыенлыклары һәм батырлыклары турында сөйләде. Аларның тарихлары батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тугрылык белән тулы иде. Тарих укытучысы Гөлнара Әхмәтханова әзерләгән патриотик рухтагы бәйрәм чарасы һәркем күңелендә онытылмас тарихи истәлек булып сакланыр.
-
«Школьной волейбольной лиги» среди юношей. 19.02.2026

Сегодня в спортивном зале МБОУ - Арской гимназии №5 прошли соревнования муниципального этапа «Школьной волейбольной лиги» среди юношей. Команда нашей гимназии заняла 1 место и вышла в финал. Наши ребята продемонстрировали отличную физическую подготовку. Желаем нашим победителям дальнейших успехов и ярких спортивных достижений!
-
Һөнәрләр күп - теләгәнен сайлап ал. 19.02.2026

Гимназиянең актлар залында һөнәр сайлау темасына оештырылган очрашу җитди булды. Әлеге чарада чыгарылыш 9 нчы а, 9 нчы б сыйныфы укучылары Арча агросәнәгать һөнәри көллияте җитәкчеләре белән кара-каршы сөйләшүдә катнаштылар. Көллияттә укыту-тәрбия алымнары,керү имтиханнары, төрле белгечлекләр турында тулы мәгълүмат бирелде . Һәр укучыга көллият тормышын чагылдырган буклетлар таратылды, кызыксынган сорауларга җаваплар тыңланды. Очрашу файдалы һәм нәтиҗәле булды.
-
Взгляд в себя: профилактика через киноискусство. 18.02.2026

Для учащихся 6-11 классов нашей гимназии прошёл показ фильма «Предательство». Мероприятие организовано в рамках работы по профилактике противоправного поведения подростков.
Фильм никого не оставил равнодушным. Сюжет заставил ребят задуматься о цене ошибок, о влиянии окружения и о том, как важно уметь отвечать за свои поступки. После просмотра состоялись живые и искренние обсуждения — значит, тема действительно важна и актуальна. Главная цель таких встреч — помочь нашим учащимся осознать границы дозволенного и сделать осознанный выбор в пользу законопослушного поведения. -
5 Д класс в Арском РДК: прикосновение к традициям. 18.02.2026

Учащиеся 5Д класса побывали в Арском районном доме культуры на мероприятии, посвящённом Году народного единства. Этот день подарил ребятам живое общение и тёплую атмосферу: дети с удовольствием играли в народные игры, слушали душевные народные песни и, конечно, нашли новых друзей. Такие встречи напоминают, как важны наши корни и как здорово быть частью чего-то большого и единого. Гордимся нашими пятиклассниками!

















