Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
9 нчы декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 09.12.2025

9 нчы декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу мөһим дата кысаларында тәрбия буенча киңәшче Галиуллина Ч.Л. укучылар өчен коррупциягә каршы караш формалаштыруга юнәлтелгән "Гаделлек законнары буенча" дигән чара үткәрде. Укучылар " коррупция", " ришвәтчелек" төшенчәләре белән таныштылар, коррупциягә каршы көрәшнең һәр гражданның бурычы икәненә төшенделәр.
-
Гуманитар ярдәм җыю 08.12.2025

Махсус хәрби операциядә катнашучы геройларыбыз өчен гимназиядә гуманитар ярдәм җыю дәвам ителде. Укучылар һәм аларның әти-әниләре кушылды. Газ баллоннары һәм маскировка челтәрләре җыелды. Барлык җыелган гуманитар ярдәм волонтерларга тапшырылды. Укучыларга һәм әти-әниләргә уртак әһәмиятле эшкә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Җир йөзендә киң күңелле ярдәмчел кешеләр булганда, яхшы киләчәккә ышаныч һәм өмет бар.
-
"Татар кызы, татар егете – 2025" районкүләм бәйгесе. 08.12.2025

Гимназиянең актлар залында "Татар кызы, татар егете – 2025" дип исемләнгән районкүләм бәйгесе оештырылды. Бәйгенең төп максаты: шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган яшь буынның, ягъни татар кызы һәм егетенең, милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын саклап калу. Бәйрәм искиткеч матурлык белән барды. Гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы Мортазин Сәмир, 10 нчы сыйныф укучысы Гыйбадуллина Ильзирә 2нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Ихластан котлыйбыз, уңышлар телибез!!!
-
Ватан Геройлары көненә багышланган дәрес 08.12.2025

8 декабрь көнне 1А сыйныфында Галиуллина Ч.Л. Ватан Геройлары көненә багышланган дәресе үткәрде. Дәреснең максаты: беренче сыйныф укучыларында батырлык, кыюлык, игелеклелек, ярдәмчеллек турында беренче күзаллау формалаштыру. Укучылар нинди өлкәләрдә батырлык кылынырга мөмкин булуы турында фикер алыштылар, Людмила Болила белән видеоинтервью карадылар, үткән заман геройларын ничек саклап калырга мөмкин булуы турында сөйләштеләр.
-
9Б укучылары К. Тинчурин исемендәге Казан драма һәм комедия театрында 06.12.2025

9Б укучылары класс җитәкчесе Г.С. Камалиева һәм ата-аналар комитеты белән К. Тинчурин исемендәге Казан драма һәм комедия театрында булдылар. «Йөрәккә дә ремонт кирәк» комедиясендә актерларның уйнавы укучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды.
-
5 декабрь - Волонтёрлар коне. 05.12.2025

5 декабрь - Халыкара ирекле (волонтёр) коне. Бу бәйрәм социаль, экологик, гуманитар һәм башка бик күп әһәмиятле проектларда катнашып, җәмгыять файдасына түләүсез һәм фидакарь хезмәт итүче миллионлаган кешегә багышлана. Безнең гимназиядә шулай ук актив эшчәнлек алып баручы волонтерларыбыз бар. Без сезнең белән горурланабыз һәм актив тормыш позициягез өчен рәхмәт белдерәбез!
-
Гимназиябездә мәктәп директорлары өчен семинар үткәрелде 04.12.2025

Гимназиянең ишекләре һәркем өчен киң ачык. Мәктәп директорлары өчен үткәрелгән семинар дулкындыргыч мизгелләр, эшлекле фикерләр, файдалы киңәшләр, интеграрлаштырылган дәресләр, гомүмән, белем һәм тәрбия өлкәсендә тудырылган шартлар- барысы да югары дәрәҗәдә оештырылды. Төркемнәргә бүленгән кунакларыбыз программа нигезендә төрле юнәлешләр буенча укучыларыбызның иҗаты, фән олимпиадаларында җиңүләре, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлары, спорт өлкәсендә казанышлары, милли спорт буенча алымнар күрсәтү белән беррәттән, дәрестән тыш үткәрелгән түгәрәкләрдә милли традицияләргә бай булган кул эшләре күргәзмәләрен, милли ризыклар пешерү серләрен, тегү-чигү үрнәкләрен дә карадылар. Гимназия коллективы яшь буынның белемле, тәрбияле, сау-сәламәт булып үсүе өчен күп тырышлык куя дип хаклы рәвештә горурланып әйтә алабыз.
-
Билгесез Солдат көне 03.12.2025

3 нче декабрь - Билгесез Солдат көне.
"Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" бу сүзләр Кремль диварына уеп язылган. Алар сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган, туганнары каберләрен таба алмаган, мәңгегә шунда калган миллионлаган кешеләр турында. Аларның фотосурәтләре гаилә альбомында урын алмаган, аларга орденнар бирелмәгән. Ләкин ул безнең өчен үз гомерен дә, киләчәген дә аямаган.
Без аның исемен белмибез, ләкин без аңа бурычлы. Ул Ватан өчен һәлак булган.
Мәңгелек хәтер. Мәңгелек дан. -
Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган әңгәмә 01.12.2025

1 декабрьдә 4 «В» сыйныфында Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган әңгәмә узды. Укучылар сәламәтлекнең кыйммәте, үзеңә һәм башкаларга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар иммунитетның нәрсә булуы, ярдәмнең, яхшылыкның һәм аңлауның ни өчен мөһим булуы турында фикер алыштылар. Бу әңгәмә укучыларга сәламәтлек - иң кыйммәтле, ә кызгану - кешенең мөһим сыйфаты икәнлеген аңларга ярдәм итте.
-
"Әни һәм кыз" спорт эстафетасы 28.11.2025

Бу атнада гимназиядә 5 нче сыйныфлар арасында "Әни һәм кыз" спорт эстафетасы узды. Бу гади спорт кына түгел, ә чын бәйрәм, ягъни әни һәм кызлар бердәмлегенең шатлыклы елмаюы, күркәм эш-гамәлләре. Бу бәйрәмдә җиңелүчеләр юк. Һәр пар үзенең көчен, җитезлеген, ә иң мөһиме - бердәм булу осталыгын күрсәтте. Без барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Бу бәйрәм әни белән кыз бердәмлегенең теләсә нинди ярышларны да җиңеп чыгуын тагын бер кат раслады. Спорт мәйданчыкларында тагын шундый очрашуларны көтеп калабыз.

















