Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
"Җимлек"операциясе дәвам итә 04.02.2016

Акциядә Фәйзуллина Л.җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар аеруча актив катнашалар .Үзләре иҗат иткән яки өлкәннәр ярдәме белән ясалган җимлекләрдә инде канатлы дусларыбыз сыйлана.Балаларның шатланып,әлеге изге эштән тәм табып йөрүләре аеруча сөендерә.
-
Очрашу 29.01.2016

Баларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту,бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан Миннебаева Альбина 4-5 класс укучылары арасында “Юлчы-шоу”дип аталган интеллектуаль уен әзерләп үткәрде.Әлеге чарада Балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Михайлова Рания һәм юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре Хөснетдинов Марат та катнаштылар.Балаларга саллы киңәшләрен бирделәр һәм имгәнүләрне кисәтергә булышлык итүче видеосюжет тәкъдим иттеләр.
-
“И моңлы туган телем!” 25.01.2016

Шигырь яратучы укучылар катнашуында мәктәп күләмендә “И моңлы туган телем!” дигән кичә үткәрелде. Кичәдә катнашкан һәр шигырь сөйләүче номинация буенча бәяләнде. Кичәдә 5-10 сыйныфлар актив катнашты.
-
Табышмаклар кичәсе 21.01.2016

Бүген 5нче сыйныф укучылары арасында табышмаклар кичәсе узды.
Илләр гизеп,безнең янга
Тапкыр абзый килгән икән.
“Табышмаклар” сумкасында
Ниләр барын белсәң икән.
-
Атналык дәвам итә 20.01.2016

6 нчы һәм 7 нче сыйныфлар арасында “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены булды. Бәйгедә “Балкыш” һәм “Туган тел” төркемнәре көч сынашты. Алар тел турында булган белемнәрен бик урынлы кулландылар. 7 нче сыйныф җиңүче булып табылды.
-
Бездә татар теле атналыгы 19.01.2016

Мәктәбебездә татар теле атналыгы башланып китте.Бүген “Яшь шагыйрь” һәм “Яшь рәссам” бөйгесе старт алды. Бәйгедә 5 -11 сыйныфлар актив катнашты. Укучылар бик теләп шигырь, хикәя һәм әкиятләр иҗат итте. Тиздән җиңүчеләр билгеле булачак.
-
Очрашу 18.01.2016

Балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Михайлова Рания укучылар белән очрашты һәм хокук бозуларны кисәтү буенча әңгәмә үткәрде,соңыннан ата-аналар җыелышында катнашты.
-
Һәйкәлләргә шефлык итәбез 12.01.2016

-
Түгәрәкләр эшләде 06.01.2016

Кышкы каникул көннәрендә кызлар мәктәптә үткәрелүче ”Үзебез тегәбез” түгәрәгенә бик теләп йөрделәр.
-
Каникул көннәрендә спортзал тынып тормады 04.01.2016







