Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Аналар көне 28.11.2015

Аналар көненә багышлап эчтәлекле,гыйбрәтле кичә булды.
-
Шоу-викторина 27.11.2015

7 класслар өчен “Хайваннар дөньясында” дигән шоу-викторина булды.Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр,хайваннарны һәм аларның эзләрен тану буенча көч сынаштылар,фантастик хайваннар иҗат иттеләр.
-
Педикулезны кисәтү 23.11.2015

РОО 20. 11.2015.хаты нигезендә һәм биология атналыгы кысаларында , педикулезны кисәтү максатында медик белән очрашу оештырылды.“Кием-салымга карата гигиена таләпләре.Чәч һәм тырнакларны карау” темасына файдалы сөйләшү булды.
-
«Толерантлык дәресләре» 21.11.2015

16.11.-23.11.срокта барлык классларда толерантлык дәресләре үтте. Төрле милләт кешеләренә хөрмәт белән карау, тынычлыкның,дуслыкның кадерен белү,кешелеклелек сыйфатлары турында чын күңелдән әңгәмәләр оештырылды.
-
“Шәҗәрә-нәсел агачы” 21.11.2015

10 класс укучысы Гыйниятуллин Алмаз Айрат улы Буа шәһәрендә үткәрелгән “ Шәҗәрә-нәсел агачы” дип исемләнгән II төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып җиңү яулады һәм I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Җитәкчесе-Гыйниятуллина Нурия Әнвәр кызы.
-
Тиздән “Аналар көне” 20.11.2015

“Кдерле әниләребезне бәйрәм белән котларга без әзер!”-диләр озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар.Чөнки алар,җитәкчеләре Фәйзуллина Ләлә апалары белән берлектә,менә дигән кул эшләре иҗат иттеләр.
-
"Юка боз" айлыгы 10.11.2015

«Юка боз» айлыгы кысаларында Әлмәндәр янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Ахметов Таһир, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, укучылар өчен ачык дәресләр үткәрде.
-
"Алтые көз" бәйрәме 28.10.2015

Мәктәбебездә 1,3 в сыйныф укучылары һәм Зур Болгаер “Каенкай” балалар бакчасы белән берлектә “Алтын көз” бәйрәме үткәрелде.Бәйрәм барышында балалар яшелчә, җиләк-җимешләр турында табышмакларга җаваплар эзләделәр,төрле уеннар уйнадылар.Җыр һәм шигырь сөйләү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Иң зур дәрес" 23.10.2015

Мәктәп күләм "Иң зур дәрес " үткәрелде
-
Көзге ярминкә гөрләп узды.
23.10.2015
11 класс укучылары (класс җитәкчесе Замалиева А.Г.) үз тырышлыклары,ата-аналар ярдәме белән зур ярминкә үткәрделәр. Тәмледән-тәмле тортлар, 5 төрдә камыр ашлары, бик күп төрле салатлар, кайнар ашлар тәкъдим иттеләр.






