Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 53 и 4 воспитанников |
| У нас учат: | 20 учителей и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Математика атналыгы 16.03.2016

Бүген мәктәбебезнең 5-6 класс укучылары, математика атналыгы кысаларында, математик кафеда “сыйландылар”. Аларга “Сорау- җавап” салаты, “Тигезләмәләрдән математик уха”, “Математик пылау”, “Математик коктейль”, “Геометрик десерт” тәкъдим ителде. Укучылар кичәдә актив катнаштылар.
-
Финанс грамоталылыгы атналыгы 15.03.2016

Шулай ук Татфондбанк хезмәткәре Инзилә Шамил кызы белән файдалы очрашу үткәрелде.Ул укучылар һәм укытучылар белән финанс мәсьәләләренә багышланган чыгыш ясады,әңгәмә үткәрде,кызыксынучыларның сорауларына аңлаешлы җавапларын һәм киңәшләрен бирде.
-
Финанс грамоталылыгы атналыгы башланды 14.03.2016

Борнаш урта мәктәбендә,Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атналыгы кысаларында , “Дружи с финансами» темасы астында флешмоб үткәрелде.
-
Канатлы дусларыбызны каршы алырга без әзер! 11.03.2016

-
Озынайтылган көн төркеме эшчәнлеге 11.03.2016

Фәйзуллина Л.җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларның иҗат отчеты булды.Кул эшләренә,җыр-биюгә һәм нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.Эчтәлекле һәм әзерлекле чыгышлары белән барыбызга да бәйрәм рухы бүләк иттеләр.
-
Казан кооператив институты укытучылары белән очрашу 11.03.2016

9-11 класс укучылары белән Казан кооператив институты хезмәткәрләре очрашу оештырдылар.Уку йорты,андагы уку шартлары ,әзерләп чыгара торган белгечлекләр белән таныштырдылар,укучыларның кызыксынган сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Иң актив класс 10.03.2016

“Сыерчык” акциясендә иң актив катнашкан класс –беренчеләр булды.(Кл.җитәкчесе Тәхәвиева Э.М.)
-
“Иң матур сыерчык оясы”хуҗасы ачыкланды 10.03.2016

Әлеге номинациядә җиңүче - 1 класс укучысы Хәмидуллин Адель Илгиз улы
-
«Сыерчык» акциясе дәвам итә 09.03.2016

Укучыларыбыз изге эшкә теләп кушылдылар:канатлы дусларыбызга яңа оялар әзерлиләр,булган ояларны төзекләндерәләр,чистарталар.
-
“Ягез әле,кызлар!”бәйгесе үтте 06.03.2016

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 8 класс укучылары , сыйныф җитәкчеләре Хәйруллина Венера җитәкчелегендә,”Ягез әле, кызлар!” бәйгесе әзерләп үткәрделәр.Әлеге чарада 9-11 класс кызлары катнашты һәм бәйге дуслыкның җиңүе белән төгәлләнде.






