Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Мавыктыргыч тарих фәне! 27.04.2016

Бүген көнне тарих атналыгы кысаларында 5 нче сыйныфлар укытучылары А.Р. Хөснуллина белән бергә борынгы заман тарихына сәяхәт иттеләр. Укучылар командаларга бүленеп, ярышта көчләрен сынаштылар, белемнәрен ныгыттылар. Бу бәйгедән укучылар бик кәнагәть калдылар.
-
Борнашлылар икенче!!! 27.04.2016

Район күләмендә үткәрелгән "Форпост" отрядлары слетында Борнаш мәктәбенең "Сокол" отряды икенче урын яулады. Афарин!!!
-
26 апрель Тукай туган көн 26.04.2016

Шул уңайдан Зур һәм Кече Болгаер башлангыч мәктәпләре берлектә Шигырь бәйрәме уздырдылар. Барлык балаларда да Тукай шигырьләрен сөйләп, җырларын җырладылар.
-
Тукайга 130 яшь! 26.04.2016

Бүген мәктәбебездә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм кичәсендә барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. 5 нче сыйныф укучыларының Тукайның шәкерт чагын сәхнәләштереп уйнауларын аеруча яратып кабул иттеләр.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы 25.04.2016

9 – 11 нче класслар арасында “Нәрсә? Кая? Кайчан?” интеллектуаль-уенын үткәрделәр.
-
23 апрель- Георгий тасмасы көне 23.04.2016

9-10 класс укучылары, илебезнең күп кенә хәрби бүләкләре атрибуты булган Георгий тасмасына багышлап , мәктәп күләмендә чара үткәрделәр.Георгий тасмасының тарихы һәм ел саен Россия күләмендә үткәрелә торган акциянең максаты турында тулы итеп сөйләделәр,ә башлангыч класс укучылары өчен ,әлеге темага видеоролик карауны оештырдылар.
-
22 апрель- “Мин чемпион” 22.04.2016

“Спортлы Татарстан” акциясе кысаларында укучылар арасында ярышлар уздырылды. Әлеге чарага укучылар бик теләп катнаштылар.
-
22 апрель-Язгы мәрхәмәтлелек атналыгының “Җир көне” 22.04.2016

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында, “Мәрхәмәтле Җир көне” уңаеннан 10 класс укучылары , дәресләрдән соң мәктәп яны тәҗрибә участогына чия һәм миләш куаклары утырттылар.Мәктәп күләмендә ,мәктәп тирә-юнен матурлау өчен ,чәчәк үсентеләре әзерләү буенча кызу эш бара.
-
21 апрель- “Мой спортивный кумир” 21.04.2016

“Спортлы Татарстан” акциясе кысаларында укучылар яраткан кумирлары белән уртаклаштылар, кумирлары турында кызыклы материаллар белән таныштырдылар.
-
21 апрель-Мәрхәмәтле эшләр көне 21.04.2016

Укучыларыбыз авылыбызның ак әбие,ялгызы гына гомер итүче Вәлиева Әминә апа янында еш булалар.21 апрель көне 5 класс укучылары Әминә апаның хәлен белеп,өй эшләрендә булышып,тирә-юнен тәртипкә китереп ,зур рәхмәтләрен,изге киңәшләрен алып кайттылар






