Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
| Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
| E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
| Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Аттестатлар тапшыру тантанасы үтте 26.06.2019 26 нчы июнь көнне Алпар урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы үтте. Тантаналы бәйрәмдә әти- әниләр, укытучылар катнашты. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган егетләр-кызлар музыкаль монтаж аша тагы бер кабат хөрмәтле укытучыларына, яраткан әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, туган мәктәпләре белән саубуллаштылар. Укучыларыбызга хәерле юллар, матур киләчәк телибез!

-
Сау бул, лагерь! 21.06.2019 Алпар урта мәктәбе укучылары 21 көн дәвамында ял иткән мәктәп яны лагеры белән саубуллаштылар. “Җәйге әкият” лагерында балаларның үзара дуслыклар ныгыды, иҗади сәләтләре үсте. Алар табигать белән аралаштылар, дөрес тукландылар, сәламәт яшәү рәвеше алып бардылар. Төрле чаралар, эккурсияләр, хәрәкәтле уеннар ярдәмендә күңелле һәм файдалы ял иттеләр.

-
Лагерьның бер көне 19.06.2019 Алпар урта мәктәбе базасында эшләүче “Җәйге әкият” лагерына балалар теләп йөриләр. Һәр көн бер тема астында үтә. 19 нчы июнь «Табигатькә сәяхәт” көне иде. Тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар инструктаж үттеләр, табигатькә чыктылар, балык тоттылар. Сәяхәт вакытында балаларга экологик тәрбия дэ бирелде.

-
Мәктәп яны лагеры/ Пришкольный лагерь 01.06.2019 1 нче июньнән Алпар урта мәктәбендә мәктәп яны лагеры эшли башлады. « Җәйге әкият» лагерында 25 бала, "Яшүсмер" хезмәт һәм ял лагерында 20 бала ял итәчәк. Мероприятияләр программа, план-сеткага таянып үтә. Туклану расланган меню нигезендә оештырыла. Балаларга күңелле һәм имин яллар телибез. С 1 июня на базе Алпаровской средней общеобразовательной школы начал работу пришкольный лагерь. В лагере «Летняя сказка» отдыхают 25 учащихся, в лагере труда и отдыха "Подросток" отдыхают 20 учащихся. Мероприятия проводятся в соответствии с утвержденной программой. Питаются ребята по утвержденному меню. Желаем веселого и безопасного отдыха.

-
Җәйге яллар куркынычсыз булсын!/ Безопасное лето 01.06.2019

-
Бакчада язгы эшләр. 11.05.2019

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Бакчада өелеп кар ятса да, язгы эшләргә март башында ук тотынырга кирәк.Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый.Укучы балалар җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. 11 нче май көнне мәктәп бакчасында 5-8 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар бик тырышып эшләде. Җәй һәм көз көннәрендә безнең мәктәп бакчасы бик матур булсын иде.
-
9 май- Җиңү көне 04.05.2019

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 74 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел... Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
Алпар урта мәктәбе укучылары Алпар , Иске Камка, Карамалы, Мулла авылында үткәрелгән митингта чыгыш ясадылар. Өлкәннәргә олы ихтирам хисләрен җиткерделәр.
/upload/storage/org192/files/IMG-20190508-WA0038[1].jpg
-
День космонавтики
12.04.2019
Акция "108 минут вместе с Юрием Гагариным" 1. "Краски космоса" конкурс рисунков среди учеников 1-6 классов. 2. Презентация , просмотр кадров кинохроники.
- Башлангычлар атнасы 01.04.2019 Бу атна башлангычлар атнасы. Башлангыч сыйныф укучылары төрле чаралар күрсәтәләр.
- Кошлар көне 01.04.2019 1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.Биология укытучысы Ф.Н.Сафиуллина гомуммәктәп буенча "Кошлар көне" үткәрде.









