Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
| Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
| E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
| Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
- Геройлар паркы 18.05.2018 Геройлар паркында Бөек Ватан сугышында катнашкан, зур батырлыклар күрсәткән районыбыз ир- егетләре, танкистлар истәлегнә "Танк" монументын ачу тантанасында катнаштык. Якташыбыз, танк командиры, кече лейтенант, дошманга каршы күп батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Герое С.М. Крайнов истәлекләре турында тыңладык.
- Стритбол буенча ярышлар 18.05.2018 Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан район мәктәпләре арасында стритбол буенча ярышлар үткәрелде.Уеннар "Алина" универсаль спорт залында узды. 2003-2004 нче елгы балалар катнашында узган ярышта безнең мәктәп укучылары 1 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз! Уңышлар!
-
Международный день телефона доверия 17.05.2018 17 мая в международный день "телефона доверия", в нашей школе прошли классные часы в рамках воспитательной работы. Просматривали презентации про телефон доверия.

-
Халыкара гаилә көне. 15.05.2018 15 нче май - Халыкара гаилә көне. Бу вакыйга уңаеннан безнең мәктәп тәрбия сәгатьләре, флеш-моб оештырды.Тәрбия сәгатьләрендә гаилә кыйммәтләре, һәр гаиләнең гореф-гадәтләре, җәмгыятьтә күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр турында чыгышлар булды. Гаилә тәрбиясе иң кирәкле һәм мөһим булуына басым ясалды.

-
Бөек җиҗү көненә багышланган митингта катнаштык 08.05.2018 Хөрмәтле авылдашларыбыз, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Сезнең барыгызны да олы тантана- Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык. Ветераннар, ветераннар Сезгә хөрмәт, ихтирамнар, Сез булганда матур булып, Алсу булып ата таңнар. Сугышта булып арыслан, Ватанга җиңү яулаган, Тыныч хезмәттә дан алган, Һәр ветеран – чын каһарман. Алпар мәктәбе укучылары Иске Камка, Карамалы, Алпар, Мулла авылларында үткән митингларда катнашты. Бәйрәмгә килүчеләрне авыл җирлеге башлыклары тәбрикләде. Татарстан Президенты Р.Н.Миннехановның котлау открыткаларын укыдылар.Балалар һәйкәлгә чәчәкләр куйды.

-
"Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу программасы 16.04.2018 “Татарстан - Яңа Гасыр” каналында балалар өчен “Тамчы-шоу” программасы эшләп килә. Тапшыруның максаты - республикабызда яшәүче сәләтле балаларны ачыклау, берләштерү, белемгә, китап укуга мәхәббәт уяту, кечкенәдән татар зыялыларын үстерү. Бу уенда безнең мәктәп командасы да бик теләп катнашты. Әтнә районы командасы белән көч сынашып кайттылар. Телевидениедә булу, яңа дуслар табу укучылар күңелендә искиткеч җылы хисләр калдырды.

-
Гала-концерт "Созвездие - Йолдызлык - 2018" 14.04.2018

«Созвездие-Йолдызлык - 2018» эстрада сәнгате буенча ачык республика яшьләр фестиваленең гала-концерты булды. Фестивальдә безнең мәктәп укучысы Гиматдинов Гамиль катнашты. Без аңа уңышлар, матур җырлары белән сөендерүен телибез.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 13.04.2018

13 апреля 2018 года с 11.00.до 12.30. состоится республиканское родительское интернет-собрание на тему "Можно ли на ЕГЭ идти с удовольствием?"
-
12 нче апрель- Космонавтика көне 12.04.2018 Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый: - Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык! – ди ул. Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды. Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты. Гагаринның батырлыгына бөтен планета таң калды. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Ә аның бу хыялы бала вакытында ук туа. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды. Безнең мәктәбебез укучылары өчен үткәрелгән тәрбия чарасы балалар өчен бик файдалы булды. Бәлки безнең укучыларыбыз арасыннан да галәмне колачлаган шәхесләр үсеп чыгар.

-
Урок финансовой грамотности 10.04.2018 В рамках недели финансовой грамотности учащиеся 9-11 классов подробно познакомились с использованием банковских карт.










