Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 37 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Музыкаль каймак" 07.06.2017 Балалар бүген чын музыка осталары булуларын исбатлады. Уен кораллары белән ансамбль оештырды.Көн бик күңелле үтте.
-
Шахмат иленә сәяхәт 06.06.2017 Лагерь балалары арасында шахмат ярышлары оештырылды. Махмутова Гөлназ "Иң оста уенчы" исеменә лаек булды.
-
День русского языка 06.06.2017 Учительница русского языка Нуруллина Г.К. с учащимися пришкольного лагеря организовала урок русского языка, посвященный сказкам А.С.Пушкина.
-
Укучыларның җәйге практикасы 05.06.2017
Балаларның җәйге практикасы башланды. Бакчачы Гельмутдинов Р.Р. җитәкчелегендә бакчада балалар эшчәнлеге оештырыла.
-
Халыкара сулыкларны чистарту көне 03.06.2017 Өлкән сыйныф укучылары катнашында биология укытучысы Сафиуллина Ф.Н. җитәкчелегендә "Чиста чишмә" акциясе башланды.Алар Камка авылында урнашкан чишмә тирәсен чүптән арындырды,тирәләрен буяды.
-
"Без наркотикларга каршы!" 02.06.2017 "Наркотикларга каршы көрәш" акциясе кысаларында планлаштырылган чаралар балалар белән берлектә үткәрелде. Каникулга китәр алдыннан тәрбия сәгатьләре, дәрестән тыш чаралар, спорт ярышлары, әңгәмәләр үткәрелде.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2017
Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә. БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте. Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз! Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын!
Балаларны яклау көне уңаеннан мәктәптә спорт ярышлары үткәрелде. Мәктәп алды лагеры ачылу тантанасы булды.
- Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2017 Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Алда чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим.
- 9 май-Бөек җиңү көне. 09.05.2017 "Истә, һаман истә!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чыгыш белән башланды Бөек Җиңү көне. Алпар, Мулла авылы, Иске һәм Яңа Камка, Карамалы авылларында укучылар авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорында җиңү таңын якынайту өчен күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларын искә алды.
-
Бөтенроссия экология дәресе
04.05.2017
"Бергәләп эшлибез!" акциясе кысаларында Бөтенроссия экология дәресе үткәрелде. Экология буенча үткәрелгән чараларда актив катнашкан укучылар билгеләп үтелде.