Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 37 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Бөек җиҗү көненә багышланган митингта катнаштык 08.05.2018 Хөрмәтле авылдашларыбыз, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Сезнең барыгызны да олы тантана- Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык. Ветераннар, ветераннар Сезгә хөрмәт, ихтирамнар, Сез булганда матур булып, Алсу булып ата таңнар. Сугышта булып арыслан, Ватанга җиңү яулаган, Тыныч хезмәттә дан алган, Һәр ветеран – чын каһарман. Алпар мәктәбе укучылары Иске Камка, Карамалы, Алпар, Мулла авылларында үткән митингларда катнашты. Бәйрәмгә килүчеләрне авыл җирлеге башлыклары тәбрикләде. Татарстан Президенты Р.Н.Миннехановның котлау открыткаларын укыдылар.Балалар һәйкәлгә чәчәкләр куйды.
-
"Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу программасы 16.04.2018 “Татарстан - Яңа Гасыр” каналында балалар өчен “Тамчы-шоу” программасы эшләп килә. Тапшыруның максаты - республикабызда яшәүче сәләтле балаларны ачыклау, берләштерү, белемгә, китап укуга мәхәббәт уяту, кечкенәдән татар зыялыларын үстерү. Бу уенда безнең мәктәп командасы да бик теләп катнашты. Әтнә районы командасы белән көч сынашып кайттылар. Телевидениедә булу, яңа дуслар табу укучылар күңелендә искиткеч җылы хисләр калдырды.
-
Гала-концерт "Созвездие - Йолдызлык - 2018" 14.04.2018
«Созвездие-Йолдызлык - 2018» эстрада сәнгате буенча ачык республика яшьләр фестиваленең гала-концерты булды. Фестивальдә безнең мәктәп укучысы Гиматдинов Гамиль катнашты. Без аңа уңышлар, матур җырлары белән сөендерүен телибез.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 13.04.2018
13 апреля 2018 года с 11.00.до 12.30. состоится республиканское родительское интернет-собрание на тему "Можно ли на ЕГЭ идти с удовольствием?"
-
12 нче апрель- Космонавтика көне 12.04.2018 Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый: - Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык! – ди ул. Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды. Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты. Гагаринның батырлыгына бөтен планета таң калды. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Ә аның бу хыялы бала вакытында ук туа. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды. Безнең мәктәбебез укучылары өчен үткәрелгән тәрбия чарасы балалар өчен бик файдалы булды. Бәлки безнең укучыларыбыз арасыннан да галәмне колачлаган шәхесләр үсеп чыгар.
-
Урок финансовой грамотности 10.04.2018 В рамках недели финансовой грамотности учащиеся 9-11 классов подробно познакомились с использованием банковских карт.
-
Эковесна-2018. Кошлар бәйрәме. 05.04.2018 Ел яздан башлана. Яз – ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Кояш җиңә. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Сыерчыклар, тургайлар кайтып тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына яз үзенең тулы хокукын ала кебек. 1906 нчы елдан башлап дөньякүләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленннән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Мәктәбебез укучылары кошларны бик көтеп алды . Һәр укучы берсеннән- берсе матур сыерчык оялары ясап килеп кошларны мәктәп бакчасына җыйдылар. Кошлар көндә үзләренең матур сайраулары белән укучыларны каршы ала. Шулай рәхмәт әйтә алар. Балалар үзләре дә бик шат.
-
Эковесна-2018 04.04.2018 Продолжается двухмесячник #Эковесна-2018. Учитель биологии Сафиуллина Фания Наиловна провела викторина с учащимися 8-9 классов о защите окружающей среды. Акция #ЭКОвесна проводится Министерством экологии и природных ресурсов РТ не первый год. Учащиеся школы -активные участники акции.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды 19.03.2018 Башлангыч сыйныфлар белән "Математик КВН". Үткәрде А.Г.Мәрдиева.
-
Акция "Будь здоров" 17.03.2018 Наши ученики присоединились к Всероссийской акции "Будь здоров". Проведен конкурс рисунков среди 4-6 классов, старшие классы приняли участие в блиц-опросе на сайте волонтеры - медики РФ, провели спортивные соревнования по волейболу.