Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Степношенталинская основная общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района РеспубликиТатарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Кыр Шонталысы төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422931,Республика Татарстан,Алексеевский муниципальный район,село Степная Шентала, улица Молодежная, дом 43 |
Телефон: | +7(843)-413-47-10 |
E-Mail: | Sst.Alx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Степношенталинская ООШ |
Руководитель: | Камалова Гульсирень Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 11 учеников |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Степношенталинская основная общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района РеспубликиТатарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Кыр Шонталысы төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Укытучы һәм остаз елы./#ГПН_2023#ГодПедагогаНаставника 02.05.2023
Мәктәп, укытучы, укучы- бу һәр баланың күңелендә мәңге сакланып кала торган иң матур, иң гүзәл, иң истәлекле вакытларның берседер . Еллар үтү белән дә бу матур балачак хәтирәләре, мәктәп еллары гомер буена җитәрлек якты истәлек булып сакланып кала, күңел түрләреннән җуелмый.
Укытучылар- безнең яңа тормышка аяк баскан , дөньяны башка күзлектән карап, яхшыны яманнан, акны карадан аерып бирүче беренче мөгаллимнәребез алар. Ун ел дәвамында белем биргән, гыйлем өйрәткән, туры юлны күрсәтеп, ялгышларны төзәткән укытучылар бик күп булды. Алар һәр мәктәп баскычында үзләренчә ярдәм кулы сузып, яңа тормышка чыгарга ярдәм иттеләр.
Авылның беренче мәктәбе шулкадр күңелгә сеңеп калган, югыйсә бит без анда 4-5 нче сыйныфларны гына укып калдык. Ә күпме истәлек саклана шул еллардан.
Шау-шулы мәктәп коридоры, зал тутырып линейкага тезелеп басу, биология, география , тарих фәннәрендә сыйныф белән диафильмнар карау, яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнүләр һәм башкалар- аларны моңайчыйча гына искә дә алып булмый.
Үткәннәргә кайтып, мәктәп елларына күз төшерәм дә, укытучыларымны сагынып, алардан кабат киңәшләр сорап, аңлашылмаган сорауларыма җаваплар эзләгәндәй булам. Алар бик күп булды безнең мәктәп чорында. Барысы да җанын-тәнен биреп, түземлек һәм сабырлык белән шук, шаян балаларны бер коллектика берләштереп, дус, тату яшәргә өйрәтә алды. Без укыганда мәктәп балалары да бер класс булып, тулып утыра идек бит.
Беренче сыйныф. 38 бала. Танышлары да, таныш булмаганнары да бар. Каршыбызда тәбәнәк кенә буйлы, чәчен артка өеп, сарафан һәм соры төстәге кофта кигән бер апа басып тора. Карашы үткен, сизгер. Һәрберебезнең сулышын, тын алганын, карашын тотып калырга тырышкандай колак сала. Һәм әкрен генә бастырып, җайлап, үтемле итеп дәресне башлап җибәрә.
Бу, безнең беренче сыйныфтан алып, 4 нче сыйныфка кадәр укыткан Әминә апа Назарова иде.
Классыбыз шук малайларга, үткен кызларга бай булганлыктан, Әминә апа да класс дилбегәсен бик ныклап тотты. Артта калучыларны үзенчә, алга баручыларны үзенчә җайлап та, ачуланып та һәр дәрес материалын күңелләргә сеңдереп, һәрберебезне тигезләргә тырышты. Шунысы исемдә калган: мин озак кына хастаханәдә яттым. Ул вакытта күп балалар авырып алды. Икече сыйныфта бераз гына программадын артта калдым. Хастаханәдән кайткач, Әминә апа өйгә килеп, хәлләремне белеп, мәктәптә үткән темаларны каршысына утыртып аңлата торган булды.
Әминә апа дәрестә күп шигырьләр ятларга бирә иде. Татарчаларын нчек тә сөйли идем. Башкаларны әйтә алмыйм, ләкин миндә рус теле һаман аксап килә иде. Шуңа күрә күп рус сүзләрен дөрес әйтми идем. Такта янына чыгып, “Галстугым шуңа ал минем”, дияр урынына, “галыстугым” дип, такрарлый-такрарлый шигырь сөйләгәнем әле дә истә. Әй, ачулана иде шул вакытта Әминә апа. Шул көнне шигырьне бер ун тапкыр сөйләдем кебек такта янында. Галстук сүзен дөрес әйткәнче.
9 нчы майга әзерлек бара. Һәр сыйныф җыр әзерли, үзен күрсәтә, урын яуларга омтыла. Безгә дә Әминә апа бик матур җыр өйрәтте. “Күгәрчен күкләргә үрләсен, Халыклар дуслыгы гөрләсен”, дигән сүзләре бар иде. Кызларга бер төрле күлмәкләр булдырды, башларга пилоткалар ясатты. Кулларыбызда кәгазьдән ясалган күгәрченнәр. Ул бәйрәмдә без беренче урынны алып, укытучыбызны бик шатландырган идек. Андый истәлекле вакытлар бик күп булды.
Кызганыч, Әминә апа Назарова бүген безнең арабызда юк инде. Ләкин аның киңәшләре, биргән белеме, безгә карата булган җылы карашы безне гомер буе озата барыр, онытылмас.
Әминә ападан соң да искиткеч гүзәл укытучылар безнең якты маягыбызга әверелеп, киләчәккә ышаныч белән , кеше булып яшәргә өйрәттеләр. Барысы да сәламәт булсыннар.
Бүген аларның матур эшләре , күрсәткән хезмәтләре алдында баш иябез.
-
Безопасное колесо/Куркынычсыз тәгәрмәч 27.04.2023
Отряд ЮИД "МБОУ Степношенталинкая ООШ" принял учатие в муниципальном этапе конкурса юных инспекторов движения "Безопсное колесо".Ребята показали хорошие результат и заняли 2-ое мест. Молодцы!
-
Диктант Победы - 2023 27.04.2023
27 апреля 2023 года в МБОУ Степношенталинской ООШ был проведен "Диктант Победы" – Всероссийская акция, приуроченная к празднованию Дня Победы. Участники писали Международный исторический диктант на тему событий Великой Отечественной войны. Главная цель Диктанта Победы – объединение всех граждан России. Наше благополучие во многом зависит от того, насколько мы едины, уважаем ли свои исторические корни и доверяем ли друг другу. Диктант Победы призван мотивировать россиян к этому.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 26.04.2023
Мәктәбебезнең талантлы укучылары Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә,халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел булуга багышланган әдәби - музыкаль кичәдә матур чыгыш ясадылар. Викторина сорауларына җавап биреп үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Тукай яши безнең йөрәкләрдә. 26.04.2023
Мәктәбебездә,бүген татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "Тукай яши безнең йөрәкләрдә",- дип аталган шигырь бәйрәме үтте.Укучылар шигырьләр сөйләде.Тукай сүзләренә язылган "Карлыгач", " Туган тел" җырларын башкардылар,рәсемнәр ясадылар.
-
Книжная выставка / Г.Тукай иҗатына багышланган китап күргәзмәсе 26.04.2023
-
Церемония поднятия Флага под Гимны РФ и РТ/ Флаг күтәрү тантанасы 24.04.2023
-
Разговоры о важном/Мөһим сөйләшүләр 24.04.2023
Сегодня, 24 апреля, прошел традиционный урок "Разговоры о важном", посвященный Дню труда. Он состоялся с участием Героев Труда Российской Федерации.
О том, что такое коллективный труд, почему важно приучать школьников к труду и о любимой профессии рассказали Герой Труда РФ, заслуженный тренер России, главный тренер сборной России по синхронному плаванию Татьяна Покровская, Герой Труда РФ, врач акушер – гинеколог, главный врач Нижегородской больницы №29 Юлия Гаревская и Герой Труда РФ, заслуженный строитель России, строитель Крымского моста Александр Островский.
-
Всероссийский субботник /Бөтенроссия өмәсе 22.04.2023
22 апреля весь наш дружный педагогический коллектив принял участие во всероссийском субботнике по уборке территории школы, детского сада .
-
Эковесна2023 19.04.2023
Сегодня был организован очередной субботник по уборке территории. Участники субботника убрали мусор, спилили сухие деревья и кустарники, побелили стволы деревьев в саду школы.