Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422914, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Красный Баран, улица Центральная, дом 40 |
| Телефон: | +7(843)-414-00-08 |
| E-Mail: | Skbar.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Краснобаранская ООШ" |
| Руководитель: | Захаров Михаил Николаевич |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 4 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Бәйрәм белән! 07.03.2016
Март аенда, кар өстендә,кояш нурлар уята -Яз килэ каршы алыгыз -Дигән хәбәр тарата.Без беләбез, җылы язныңИң беренче бәйрәме -Әниләр, әби-апаларХатын кызлар бәйрәме!
Кадерле кызлар,укытучы апалар, сеңелләр – хөрмәтле хатын кызларыбыз! Сезне гүзәл бәйрәм - 8 нче март белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, авыр һәм мактаулы хезмәтләрегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. -
"Гөлләргә тиңлим Сезне....." 05.03.2016

Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты Яз матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр. Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?
Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче Март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем. - дигән сүзләр белән башланып китте бүгенге "Гөлләргә тиңлим Сезне...." дип аталган бәйрәм кичәбез. Бәйрәмгә барлык сыйныф укучыларының да әниләре, әбиләре һәм апалары килгән иде. Укучылар килгән кунакларны җыр-биюләр, матур шигырь юллары белән шатландырды.
-
Мини - футбол ярышы 03.03.2016

Бүген мәктәбебездә физкультура атналыгы кысаларында мини- футбол ярышы узды. Ярышта 4 команда катнашты: 6 нчы, 7 нче, 8 нче һәм 9 нчы сыйныф командалары. Ярыш бик дәррәү генә башланып китте, һәр команда да ныклы итеп әзерләнеп килгән иде. 9:7 исәбе белән 7 нче сыйныф һәм 7:5 исәбе белән 9 нчы сыйныф командалары җиңү яулады. Афәрин!
-
Теннис ярышы 02.03.2016

Гәүдәгә дә, кулбашка да
Гимнастика - ул теннис.
Чиратлашып шар сугабыз
Бик теләп һәм бик җитез.
Физкультура атналыгы кысаларында мәктәбебездә теннис ярышы узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.
Малайлар:
1 урын - Станчас В.
2 урын - Сергеев Н.
3 урын - Никитушкин А.
Кызлар:
1 урын - Зайцева В.
2 урын - Фомина А.
3 урын - Баранова А.
-
Волейбол ярышы 02.03.2016

Бүген мәктәптәбебездә укучылар һәм укытучылар арасында волейбол ярышы үтте. Ярыш үтә кызыклы барды. Укучыларның җиңеләсе ә, укытучыларның, үз чиратында, укучылары каршында сынатасы килмәде. Укучылар командасы 2:1 исәбе белән җиңеп чыктылар. Ләкин, тынычланырга ярамый: алда яңы ярышлар көтелә.
-
Күңелле стартлар 01.03.2016

Бүген мәктәбебездә, физкультура атналыгы кысаларында, «Күңелле стартлар» уены үткәрелде. Һәр укучы әлеге уенда бик теләп катнашты. Уеннар берсеннән-берсе күңелле, үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Бүгенге көн укучыларыбыз өчен аеруча да күңелле узды.
-
Инглиз теленнән ачык дәрес 01.03.2016

Бүген инглиз теле укытучысы Макарова А.Ф.. 4 нче сыйныфта "Глаголы прошедшего времени" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес уен формасында бик кызыклы узды. Укучылар актив катнаштылар.
-
Викторина "Ратные страницы истории Отечества" 26.02.2016

Сегодня учитель истории Сергеева М.С. провела викторину «Ратные страницы истории Отечества» среди учащихся 9 классов. Викторина состояла из 5 конкурсов: приветствие, разминка, пословицы, кто больше знает и конкурс капитанов. Целью викторины было развитие у школьников интереса к истории, обогащение знаний по предмету, развитие умений работать в группе.
-
"Аҗаган" хәрби-патриотик ярышлары 22.02.2016

Бүген мәктәбебездә "Аҗаган" хәрби-патриотик уенының ярышлары узды. Анда мәктәпнең иң җитез, иң уңган егет һәм кызлары көч сынашты. Ярышта "Динамит" һәм "Морские буйволы" командалары көрәште. Физкультура укытучысы Фомин В.И. җитәкчелегендә укучылар ярышларга ныклы әзерлек алып бардылар. Нәтиҗәдә 168:132 исәбенә "Морские буйволы" командасы җиңү яулады. Афәрин!!!
-
"Ватанны саклаучылар - алар безнең Әтиләр!" 22.02.2016

"Әтиләребез бәйрәме
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап - биеп күңел ачыйк
Бүген әтиләр белән." - мәктәпкәчә балалар төркемендә үткән бүгенге бәйрәмебез менә нундый матур сүзләр белән башланып китте. Балалар этиләрен җыр-биюләр, тәбрикләү сүзләре, үзләре ясаган открыткалар белән шатландырды. Бәйрәмнең икенче өлешендә әтиләр һәм балалар ике комндага бүленеп төрле ярышларда көч сынашты.








