Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422914, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Красный Баран, улица Центральная, дом 40 |
Телефон: | +7(843)-414-00-08 |
E-Mail: | Skbar.Alx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Краснобаранская ООШ" |
Руководитель: | Захаров Михаил Николаевич |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 12 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"Әниләр көне"нә багышланган кичә 19.11.2015
Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Әниләр бәйрәме" көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә укучыларның әниләре һәм әбиләре килгән иде.Укучылар концерт номерлары күрсәттеләр, әниләренә һәм әбиләренә үзләре әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар.
-
Толерантлык көне 18.11.2015
16 нчы ноябрь - Халыкара толерантлык көне буларак билгеле. Шул уңайдан , 18 нче ноябрь көнне 1-9 нче сыйныфларда "Нәрсә ул толерантлык?" темасына тәрбия дәресләре уздырылды. Дәреснең максаты - толерантлык төшенчәсен аңлату һәм толерант шәхес тәрбияләү иде. Дәреснең темасын ачарга эчтәлекле презентацияләр дә ярдәм итте. Укучылар һәр кешегә үзенең гореф-гадәтләре, үзенең җырлары, милли биюләре, атаклы кешеләре булган милләт вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклеген төшенделәр.
-
"Күңелле стартлар" 05.11.2015
Бүген мәктәбебездә башлангыч сыныфлар арасында "Күңелле стартлар" булып узды. Укучылар үзләрен төрле ярышларда сынады. Нәтиҗәдә "Җитезләр" командасы җиңүгә иреште.
-
"4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне" 03.11.2015
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мәктәбебезнең тарих укытучысы Сергеева М.С. "Без - көчле, бердәм халык" дип аталган чара уздырды
-
Пробный ОГЭ 03.11.2015
В соответствии с планом работы МКУ "Отдел образования Алексеевского муниципального района Республики Татарстан" и в целях подготовки к участию в государственной аттестации в форме государственного экзамена сегодня ученики 9 классов школ района сдают пробный ОГЭ
-
5 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы 03.11.2015
Бүген мәктәбебезнең 5 нче сыйныфында 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Барлык гаиләләрдән дә әти-әниләр катнашты.
-
Бәйрәм белән! 03.11.2015
Хөрмәтле коллегалар, укучылар һәм әти - әниләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек телибез! Бу бәйрәм Татарстан һәм Россиянең үсеше һәм киләчәге хакына барыбызны да берләштерсен иде!
-
Шашка ярышы 03.11.2015
"Көзге каникулга план" буенча башлангыч сыйныф укучылары арасында шашка ярышы уза.
-
Түгәрәкләр эше 02.11.2015
Каникулның беренче көне булуына карамастан, мәктәптә укучылар түгәрәкләрдә гөр килеп эшли.
-
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек 02.11.2015
Мәктәбебездә Бердәм Дәүләт Имтиханнарына әзерлек бара.