Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422914, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Красный Баран, улица Центральная, дом 40 |
| Телефон: | +7(843)-414-00-08 |
| E-Mail: | Skbar.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Краснобаранская ООШ" |
| Руководитель: | Захаров Михаил Николаевич |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 8 учащихся |
| У нас учат: | 8 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Һәрвакыт булсын кояш!" 31.05.2016

Бүген мәктәбебездә "Һәрвакыт булсын кояш!" дип аталган лозунг астында 2015-2016 нчы уку елын йомгаклау ленейкасы узды. Ел буена "4", "5" ле билгеләренә генә укыган, төрле конкурсларда, ярышларда катнашып урыннар алган укучылар рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Бу чарада шулай ук Зур Алан янгын сүндерү отрядыннан килгән вәкил дә катнашты. Ул да укчыларны уку елы тәмамлану белән котлады һәм каникуллар вакытында саклык чараларын онытмаска өндәде.
-
Соңгы кыңгырау-2016 25.05.2016

Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч,изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Ак юллар Сезгә!
Бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бәйрәмебезнең күрке булып саналган 9 нчы сыйныф укучылары мөсткәкыйль тормышка, олы юлга аяк басалар. Йөзләрендәге елмаю, тик шул ук вакытта күз яшьләрен күрү – йөрәкне әрнетә. Һәммәсе дә хәтерлидер, әле кайчан гына алар шушы белем йортына беренче адымнарын ясаганнар иде. Ә бүген алар хәтерләрен яңартып, ихлас күңелдән яраткан укытучыларына рәхмәт әйтеп, җылы сүзләрен, мәхәббәтләрен белдерергә җыелганнар. Күзләреннән күренә: китәселәре килми. Ниндидер сихри көч аларны кире мәктәпкә тартып тора. Балалары өчен төннәрен йокламыйча, янып – көеп, сөенеп яшәгән әти - әниләр дә тоя бу көчне. Бәйрәмне мәктәбебез директоры Михаил Николаевич ачып җибәргәч, сүз 9 нчы сыйныф укучыларына бирелде. Алар чыгышларында мәктәп коллективына эчкерсез рәхмәтләрен җиткерделәр. Укучыларны бәйрәм белән котларга районыбыз вәкилләре дә килгән иде. Район ветберләшмә вәкиле Хайбуллин Х.Х. укучыларга чын күңеленнән эчкерсез теләкләрен җиткерде. Чиратта, башка кунаклар да укучыларга якты, өметле киләчәк, ак юллар теләп калдылар.
Сабый күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр булган, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алган кешеләр, әлбәттә, укытучылар. Ничә ел буена белем биргән, яхшы тәрбия биреп кеше иткән укытучыларына рәхмәтләре чиксез иде укучыларның. Кичә ахырына якынлашты, соңгы кыңгырау чыңлады, укучылар кыңгырау чыңы астында, соңгы дәрескә керделәр...
Укучылар! Сезне барыбыз исеменнән дә шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәктә озын гомер, иң мөһиме – сәламәтлек, имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшырып, теләгән уку йортларына керүегезне теләп калабыз. Кайда гына булсагыз да, һәрчак кеше булып калыгыз, кеше булып калыгыз!
-
Всероссийская акция по борьбе с ВИЧ – инфекцией 20.05.2016

С 11 по 20 мая 2016 г. в нашей школе прошла всероссийская акция по борьбе с ВИЧ – инфекцией, приуроченной к Всемирному дню памяти жертв СПИДа. Цель акции заключается в том, что учащиеся школы поддерживают всех тех, кто дорожит своей жизнью и жизнью будущих поколений. Данное мероприятие служит делу укрепления организованных усилий по борьбе с пандемией ВИЧ-инфекции и СПИДа, распространяющейся по всем регионам мира. В рамках этой акции были запланированы и проведены следующие мероприятия:
- в 7-8 классах прошел классный час на тему «Что такое СПИД?».
Обучающиеся получили информацию о Всемирном дне памяти жертв СПИДа, о поражении организма вирусом СПИДа, о ВИЧ-инфекции, стадиях болезни СПИДа.
Более подробно классный руководитель остановилась на причинах возникновения СПИДа, путях передачи вируса ВИЧ и способах предохранения от заболевания. А так же организован был организован просмотр мультфильма «Сохрани своё сердце».
В ходе классного часа обучающиеся пришли к выводу, что главным в профилактике данного заболевание является соблюдение нравственных норм и здоровый образ жизни.- в начальных классах прошли беседы «Спорт в борьбе с вредными привычками»;
-
Бөтенрәсәй тикшерү эшләре дәвам итә 17.05.2016

Бүген 4 нче сыйныф укучылары математика фәненнән Бөтенрәсәй тикшерү эше эшләделәр.
-
17 нче май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне 16.05.2016

17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Ышаныч телефонының төп бурычы – балаларның зарларын тыңлау, тормышта катлаулы һәм авыр хәлләргә юлыккан сабыйларны яклау, аларга һәм әти-әниләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү. Балалар ышаныч телефонында махсус укытылган белгечләр – психологлар эшли. Анда һәр кеше, шул исәптән ата-аналар, олылар да шылтырата ала. Исем-фамилияңне, адресыңны, бүтән мәгълүматларыңны атамасаң да була. Ышаныч телефоны аноним һәм бушлай ярдәм күрсәтә. Четерекле хәлгә юлыккансың икән – шалтырат! Балалар ышаныч телефонының номеры – 8-800-2000-122.
-
15 май- Халыкара гаилә көне. 15.05.2016

ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты- пар белән, ир канаты- яр белән.
Гаилә- ул җан тынычлыгы таба торган урын.
Гаилә- ул бик нык яраткан эшеңне эшлэп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
Гаилә- ул менә шушы донья мәшәкатьлэреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә ул- әти,әни, балалар, баш өстендә бер тубә, бер ук фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Барыгызны да гаилә көне белән кайнар котлыйбыз, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек
телибез, балалар куанычын, игелеген куреп яшәргэ язсын! Бәйрәм белән! -
4 нче сыйныфта тикшерү эшләре 15.05.2016

11 һәм 13 нче май көннәрендә 4 нче сыйныф укучылары рус теле фәненнән Бөтенрәсәй тикшерү эшендә катнаштылар.
-
Әти-әниләр белән очрашу 11.05.2016

Бүген мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән очрашу булды.Көн тәртибенә укучыларга һәм әти-әниләргә "Ышаныч телефоны" турында белешмә бирү, дәрестән тыш эшчәнлек һәм түгәрәкләр эшенә отчет һәм еллык нәтиҗәләр белән таныштыру куелган иде.
Беренче көн тәртибе буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сергеева М.С. чыгыш ясап, "Ышаныч телефоны" хезмәте белән таныштырды, әлеге хезмәтнең эш тәртибе турында сөйләде. Әти-әниләргә бу хезмәт турында балаларга һәрдаим искә төшереп тору кирәклеген искәртте.
Алдагы көн тәртибенә күчеп, укучылар агымдагы уку елында үзләренең түгәрәкләрдәге һәм дәрестән тыш вакыттагы эшчәнлекләре турында таныштырдылар. Укучылар әти-әниләргә һәр төр эшчәнлек турында сөйләп, концерт номерлары белән аралаштырып алып бардылар.
-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2016

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм митингы булып узды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды. Алар алдында укучылар чыгыш ясады һәм һәйкәлгә венок урнаштырылды. Әлеге тарихи бәйрәмгә авылның олысы, кечесе дә җыелган иде. Катнашучыларны Зур Алан җирле үзидарә рәисе Иванова Т.Ф, мәктәбебез директоры Захаров М. Н. бәйрәм белән котлады. Укучылар һәм клуб хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән шигырьләр, биюләр һәм җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Сугышта һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды. Өлкәннәрнең күңелләре тулып, "Катюша" җырында искә төшереп җырлап алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Соңыннан чәй табыны оештырылды. Ямьле бәйрәмнән барысы да канәгать калды.
-
Участие во всероссийской викторине 02.05.2016

К 100-летию со дня рождения великого лётчика Алексея Петровича Маресьева в нашей школе проводятся различные мероприятия. Классные часы, уроки мужества, просмотр документального фильма и др. А так же ученик 8 класса Сергеев Денис принял участие во всероссийской викторине, посвященной 100-летию со дня рождения А.П.Маресьева и занял 1 место. Молодец!








