Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422914, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Красный Баран, улица Центральная, дом 40 |
Телефон: | +7(843)-414-00-08 |
E-Mail: | Skbar.Alx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Краснобаранская ООШ" |
Руководитель: | Захаров Михаил Николаевич |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 12 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Теннис ярышы 02.03.2016
Гәүдәгә дә, кулбашка да
Гимнастика - ул теннис.
Чиратлашып шар сугабыз
Бик теләп һәм бик җитез.
Физкультура атналыгы кысаларында мәктәбебездә теннис ярышы узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.
Малайлар:
1 урын - Станчас В.
2 урын - Сергеев Н.
3 урын - Никитушкин А.
Кызлар:
1 урын - Зайцева В.
2 урын - Фомина А.
3 урын - Баранова А.
-
Волейбол ярышы 02.03.2016
Бүген мәктәптәбебездә укучылар һәм укытучылар арасында волейбол ярышы үтте. Ярыш үтә кызыклы барды. Укучыларның җиңеләсе ә, укытучыларның, үз чиратында, укучылары каршында сынатасы килмәде. Укучылар командасы 2:1 исәбе белән җиңеп чыктылар. Ләкин, тынычланырга ярамый: алда яңы ярышлар көтелә.
-
Күңелле стартлар 01.03.2016
Бүген мәктәбебездә, физкультура атналыгы кысаларында, «Күңелле стартлар» уены үткәрелде. Һәр укучы әлеге уенда бик теләп катнашты. Уеннар берсеннән-берсе күңелле, үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Бүгенге көн укучыларыбыз өчен аеруча да күңелле узды.
-
Инглиз теленнән ачык дәрес 01.03.2016
Бүген инглиз теле укытучысы Макарова А.Ф.. 4 нче сыйныфта "Глаголы прошедшего времени" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес уен формасында бик кызыклы узды. Укучылар актив катнаштылар.
-
Викторина "Ратные страницы истории Отечества" 26.02.2016
Сегодня учитель истории Сергеева М.С. провела викторину «Ратные страницы истории Отечества» среди учащихся 9 классов. Викторина состояла из 5 конкурсов: приветствие, разминка, пословицы, кто больше знает и конкурс капитанов. Целью викторины было развитие у школьников интереса к истории, обогащение знаний по предмету, развитие умений работать в группе.
-
"Аҗаган" хәрби-патриотик ярышлары 22.02.2016
Бүген мәктәбебездә "Аҗаган" хәрби-патриотик уенының ярышлары узды. Анда мәктәпнең иң җитез, иң уңган егет һәм кызлары көч сынашты. Ярышта "Динамит" һәм "Морские буйволы" командалары көрәште. Физкультура укытучысы Фомин В.И. җитәкчелегендә укучылар ярышларга ныклы әзерлек алып бардылар. Нәтиҗәдә 168:132 исәбенә "Морские буйволы" командасы җиңү яулады. Афәрин!!!
-
"Ватанны саклаучылар - алар безнең Әтиләр!" 22.02.2016
"Әтиләребез бәйрәме
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап - биеп күңел ачыйк
Бүген әтиләр белән." - мәктәпкәчә балалар төркемендә үткән бүгенге бәйрәмебез менә нундый матур сүзләр белән башланып китте. Балалар этиләрен җыр-биюләр, тәбрикләү сүзләре, үзләре ясаган открыткалар белән шатландырды. Бәйрәмнең икенче өлешендә әтиләр һәм балалар ике комндага бүленеп төрле ярышларда көч сынашты.
-
Конкурс рисунков 21.02.2016
В рамках военно - патриотического месячника в нашей школе прошли конкурсы рисунков и боевых листков "Современный солдат".
-
Котлыйбыз!!! 20.02.2016
Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
Сезнең тормыш юлыгызда,Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар,гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
-
Айлык дәвам итә 19.02.2016
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә!
Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара. Шул уңайдан, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фомина Н.И. башлангыч сыйныф малайлары белән "Көчлеләр, җитезләр, батырлар" дип аталган уен-чара уздырды. Малайларны гүзәл кызларыбыз матур җыр-биюләр, шигырьләр белән шатландырды. Ә егетләр үзләре төрле конкурсларда көч сынашты. Нәтиҗәдә "Витязи" командасы җиңү яулады.