Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Гамил Афзал исемендәге район иҗат фестивале 21.05.2015

Гамил Афзал исемендәге район иҗат фестивале кысаларында узган нәсер язу бәйгесендә 4 нче класс укучысы А. Хаҗиева 3 нче урынга (җитәкчесе - Н. Х. Хаҗиева), 8 класс укучысы Э. Габдуллина 2 нче урынга (җитәкчесе - А. М. Шәемова), 10 нчы класстан А. Яппарова1 нче урынга, Г. Хөрмәтуллина кызыксындыру бүләгенә (җитәкчеләре - Ә. Г. Нуриева) лаек булдылар.
-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале 16.05.2015

15 нче майда Такталачык урта мәктәбендә Гамил Афзал исемендәге район иҗат фестивале үтте. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Әлмәттән язучы Сиринә Якупова, якташларыбыз Әлфия Ситдыйкова, Фәйрүзә Мөслимова, Данил Салихов, "Көмеш кыңгырау" газетасы баш мөхәррире Факил Сафин фестивальнең хөрмәтле кунаклары булдылар. Укучыларның иҗат күргәзмәсе белән танышканнан соң, язучылар мәктәпнең Туган як музеен карап, анда "Хөрмәтле кунаклар китабы"нда үз фикерләрен калдырдылыр. Актлар залында Татарстанның халык шагыйре, авылдашыбыз Гамил Афзалга багышланган видеосюжет караганнан соң, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган нәсер иҗат итү бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү район мәдәният хезмәткәрләре һәм Такталачык урта мәктәбе коллективының чыгышлары белән үрелеп барды. Кунакларны район башлыгы урынбасары Бариев Илфак Шамил улы озатып йөрде.
-
ГТО 11.05.2015

Россия күләм «Готов к труду и обороне» (ГТО) физик культура һәм спорт комплексы кысаларында, мәктәпнең укытучылар коллективы, күмәк рәвештә, ГТО нормалары тапшырды. 60,100 метрга йөгерү, 500,700 граммлы спорт снарядлары ыргыту, пневматик винтовкадан ату, 2,3 км га йөгерүне үз эченә алган нормативны барлык укытучылар да үтәде.
-
"Әйт әле, күбәләк" 04.05.2015

1 нче Май - яз һәм хезмәт бәйрәме, шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 5-6 нчы класс укучылары Т.Миңнуллинның "Әйт әле, күбәләк" спектаклен сәхнәгә куйдылар. Укучыларны музыка укытучысы И.Вәлиева , татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Ә.Г. әзерләде. Бакча балалары да кунак итеп чакырылган иде.
-
Әдәби кичә 04.05.2015

Г.Тукайның туган көне уңаеннан башлангыч һәм 7-8 класс укучылары (укытучы Шаемова А.М.) әдәби кичә оештырды. Кичә татар халкының милли гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
-
“Минем кече Ватаным” 30.04.2015

“Минем кече Ватаным” юнәлешендә мәктәп музеена Уразай, Тат.Ямалы, Чалманарат, Түбән Гәрәй укучылары килде. Музей җитәкчесе Нуриева Ә.Г. кунакларны Бөек Ватан сугышы чорына бәйле экспонатлар белән таныштырды. Такталачыктан чыккан күренекле шәхесләр турында информация бирде.
-
Истәлек 30.04.2015

10 нчы класс укучысы Ләйсән Галимова , ветеран укытучы Мәрьям апа Шигапованың өендә булып Бөек Ватан сугышы турында истәлекләре белән уртаклашты. Мәрьям апа мәктәп музеена әтисе Ихсанов Шәрифҗан Ихсан улының (1895-1975) сугыштан алып кайткан котелогын истәлек итеп тапшырды. Бу котелок бүгенге көнгә кадәр 70 ел буе ядкәр булып чөйдә эленеп торган. Музей җитәкчесе Нуриева Ә.Г. укучыларны яңа экспонат белән таныштырды.
-
“Мәрхәмәтлелек атналыгы” 30.04.2015

“Мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында 7 нче класс укучылары тарафыннан класс сәгате вакытында “Игелекле хат” дигән тема астында эссе конкурсы булып узды. Укучылар игелекле гамәлләрнең нәрсә икәнлекләрен ничек күз алдына китерүләрен аңлатып яздылар. Шулай ук алар тарафыннан Такталачык авылындагы тыл ветераннарына ярдәм күрсәтү максаты бн кунакка бару оештырылды.
-
Каллиграфия буенча зона бәйгесе 27.04.2015

25 нче апрель көнне мәктәбебездә 2-4 класс укучылары арасында каллиграфия буенча зона бәйгесе үткәрелде. Безнең мәктәптән 2 нче класстан Юнысова Г.. (укытучы Сарварова З.Н), 3 нче класстан Саетзадина Л. (Исламова А.Ф), 4 нче класстан Таймасова Р. (Шамсиева М. Р.) катнаштылар. 3 нче класс укучысы Саетзадина Ландыш I урын яулады һәм 29 нчы апрель көнне районда үткәреләчәк каллиграфия конкурсында катнашырга хокук алды. Аңа зур уңышлар телибез!
-
“Әйләнә-тирә” фәненнән мониторинг 27.04.2015

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идәрәсе” приказы № 143-ОД “ Башлангыч мәктәпләрдә ФГОС тәләпләренә туры китереп белем дәрәҗәсен тикшерү”нигезендә, 27 апрель көнне 4 класс укучылары “Әйләнә-тирә” фәненнән мониторинг үттеләр. /укытучылары Шамсиева М.Р/.










