Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
1 нче Октябрь- Өлкәннәр көне 03.10.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе 1 нче Октябрь- Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган ярминкәдә катнашты. Мәктәп бакчасында үстерелгән суган, помидор, кара миләш, балан, сырганак кебек яшелчә һәм җиләк- җимешләр өлкәннәр күңеленә хуш килде.
-
"Яшь ботаниклар" бәйгесе 29.09.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Низамов Р.Т. "Яшь ботаниклар" бәйгесе үткәрде. Укучыларга тирә- якта үсүче төрле үсемлекләр, җиләк- җимеш ботаклары тәкъдим ителде. Балалар бу үсемлекләрне танып ,исемен әйтергә, бу үсемлек турында белгәннәрен сөйләргә тиеш иде. Бу бәйгедә 9 класс укучылары җиңеп чыкты.
-
"Сөмбелә" бөйрәме 29.09.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары көзге табигать кочагында "Сөмбелә" бөйрәме үткәрделәр. Табигый материаллардан- төрле сувенирлар, тирә-яктагы үсемлекләрдән икебана ясау, "Кызыклы эстафета", мәргәннәр бәйгесе, "Табигать могҗизасы" күргәзмәсе оештыру укучыларга аеруча ошады.
-
"Төз атучылар" бәйгесе 29.09.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган "Төз атучылар" бәйгесендә 9нчы класс укучысы Гүзәл Газетдинова җиңүче булды, 8нче класстан- Д.Хабиров, И.Әсләмов, 6нчы класстан Г.Мансуров призлы урыннарга чыктылар.
-
"Классное содружество" проекты 28.09.2015

26 нчы сентябрьдә Такталачык мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Ә.Г. Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан Казан шәһәрендә федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыруда тәрбия өлкәсенә тәкъдим ителгән "Классное содружество" проектын өйрәнүгә багышланган методик семинарда катнашты
-
"Милләтләр кроссы - 2015" 28.09.2015

Бүген Такталачык авыл җирлегендә илкүләм "Милләтләр кроссы - 2015" үткәрелде. Әлеге чараны авыл советы башлыгы К. Шайхразиев ачып җибәрде. Чарада авыл советы, төп мәктәп, коррекцион мәктәп, клуб командалары актив катнаштылар.
-
Табигатькә экскурсия 25.09.2015

Такталачык мәктәбенең башлангыч класс укучылары көзге табигатькә экскурсияга чыктылар. Балалар төрле уеннар уйнадылар, табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттеләр.
-
Бөтенроссия фән олимпиадалары 25.09.2015

23.09.2015. Математикадан Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры үтте. Иң көчле укучыларыбыз район туры олимпиадасына әзерлекләрен башладылар.
-
"Надо жить честно" 23.09.2015

Подведены итоги школьного этапа республиканского конкурса творческих работ антикоррупционной направленности "Надо жить честно!". В номинации "Плакаты" среди учащихся начальных классов 1 место занял Анвар Шайхенуров ( рук. Шаемова З.Ф), среди учащихся 5-9 классов- Мухаметова А. ( рук. А.Ш.Рахманов); в номинации рисунки - Алина Габдуллина (рук. Исламова А.Ф.) ; среди учащихся 5-9 классов- Хабирова А. (рук. А.Ш.Рахманов) Лучшие работы будут отправлены на районный тур.
-
Куркынычсызлык айлыгы 19.09.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында укучыларга юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды. Балаларга юлда йөргәндә игътибарлы булырга, ут һәм электр җиһазлары белән сак эш итәргә кирәклеге әйтелде.










