Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
"Язылган өчен jPad" 19.09.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика- информатика укытучысы Радик Гайсин, 2015 нче елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу буенча "ТАТМЕДИА" АҖ тарафыннан оештырылган "Язылган өчен jPad" дип исемләнгән республика конкурсында катнашып, квитанциясен иң алдан җибәрүче 50 абунәче арасында кызыксындыру бүләгенә ия булды.
-
"Базың тулы булса, кышың җылы узар" 14.09.2015

Такталачык мәктәп бакчасы укучыларның шат тавышлары белән гөрләп тора. Бәрәңге алу- укучыларның иң яраткан эше. Алар икенче икмәкне тиз арада җыеп алып, саклауга куярга тырышалар. "Базың тулы булса, кышың җылы узар", - дип халык белеп әйтә.
-
Җәйге спартакиада 14.09.2015

Такталачык мәктәбеннән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган укытучыларның җәйге спартакиадасында физкультура укытучысы Исхаков Рузил Зөфәр улы гер күтәрү буенча 2нче урынга лаек булды, директор Рахманов Алмаз Шамил улына кул көрәшендә тиңнәр табылмады. Ул - спортның бу төрендә берничә ел рәттән җиңүче.
-
Паспорт алу тантанасы 14.09.2015

Такталачык мәктәбенең 8нче класс укучылары Хабиров Д, Фаррахов И., Ханов Р, Нуриев Д, район үзәгендә оештырылган паспорт алу тантанасында катнаштылар. Егетләрне тормышларындагы истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрик итәбез. Россиянең лаеклы гражданнары булуларын телибез.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 10.09.2015

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укучыларының дәрестән тыш эшчәнлеген дөрес һәм файдалы оештыруга зур игътибар бирелә. Чөнки гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартларында дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора.
Бу эшчәнлек укучының танып белүен, иҗади активлыгын арттыра, уңай шәхси сыйфатлар тәрбияли. Спорт - сәламәтләндерү юнәлеше буенча эшчәнлек бу көннәрдә саф һавада оештырыла. -
“Бергәләп эшлик” Экологик акция 09.09.2015

“Бергәләп эшлик” Экологик акция кысаларында Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары тирә якны чистарттылар, югары класс укучылары райондагы, Татарстандагы экология торышы турында сөйләштеләр.
-
Атналык йомгак 08.09.2015

Яңа уку елының беренче атнасы сизелми дә үтеп китте. Атналык йомгак вакытында кайбер укучыларга җәйге чорда ирешкән уңышлары өчен Мактау грамоталары, сертификатлар тапшырылды. Укучылар өчен кагыйдәләр искә төшерелде, алдагы атнага план кабул ителде. Тәртип һәм чисталык саклау өчен өлкән класс укучылары үз фикерләрен әйттеләр.
-
Тамыразык алыр чак җитте 08.09.2015

Уңышларны барлар чак. Мәктәп бакчасында тамыразык алыр чак җитте. Бу көннәрдә хезмәткәрләребез балалар өчен иң файдалы яшелчә - кишер алу белән шөгыльләнә. Аның уңышы һәркемне шатландырырлык. Уңышның бер өлеше кышын ашау өчен саклау урынына куелачак, калганы "Сельский кооператив" ка тапшырылачак.
-
Балан бүкәнләү 08.09.2015

Халкыбыз һөнәрләреннән - балан бүкәнләү, суган баулау кебек эшләр бүген онытылып бара. Җимешләре бик ачы булса да , үзе гаҗәп файдалы бу җимешне, 5 нче класс укучылары җыеп, класс җитәкчеләре А.М.Шәемова ярдәмендә бүкәнләп куйдылар. Уңышның бу төре - район халкына көзге ярминкәләрдә тәкъдим ителәчәк.
-
"Экстремизмга "Юк!" 08.09.2015

"Экстремизмга "Юк!" дибез !" айлыгы кысаларында 6-7 нче класста класс җитәкчесе Газетдинова А.А дәрес- презентация үткәрде.










