Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
“Татарча диктант” 13.10.2023
2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе уза.
Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән.
Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр узачак. Бүгенге көндә “Татарча диктант” Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итә торган акцияләрнең берсе. Безнең мәктәп укучылары да бу акциядә актив катнаштылар.
-
"Баскетбол уены" 12.10.2023
Бүген, 12 октябрь көнне, мәктәбебездә Киров мәктәбе укучылары белән иптәшләрчә баскетбол уены узды.
-
"Мөһим сөйләшүләр турында" 10.10.2023
В понедельник, 9 октября 2023 года, состоялись общешкольные линейки, вынос флагов и гимнов РФ, РТ, а также классные часы на тему "Взаимоотношения в коллективе".
Дүшәмбе, 2023 елның 9 октябрендә, гомум мәктәп линейка, РФ, ТР флагларын чыгару һәм гимннарын башкару узды, шулай ук "Коллективтагы мөнәсәбәтләр" темасына класс сәгатьләре үткәрелде.
-
«Укытучылар көне» 05.10.2023
"Укытучылар көне" уңаеннан районның мәдәният сараенда үткәрелгән чарада мәктәбебезнең “Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары-2023” бәйгесенең муниципаль этабында Закирова Ландыш Җәүдәт кызы лауреат буларак бүләкләнде.
-
«КӨНЧЫГЫШ КАМА АРЪЯГЫ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ» 04.10.2023
Кичә мәктәбебезнең тарих укытучылары И.Ш.Салихов, Л.Җ.Закирова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Ш. Нурлыгаянова Актанышның беренче санлы мәктәбендә «КӨНЧЫГЫШ КАМА АРЪЯГЫ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ» китабын тәкъдим итү Республика фәнни семинарында катнаштылар.Семинар эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Актаныш районы төбәген өйрәнүче тарихчыларыбыз чыгыш ясадылар.
-
"Россия бөркете" 01.10.2023
29 сентябрь безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган "Россия бөркете" сафларына кабул итү тантанасы узды. Бәйрәм чарасы барышында балалар Бөркет кануннары белән таныштылар, ант бирделәр, «Россия бөркете» гимнын башкардылар, биеделәр һәм төрле сорауларга җавап бирделәр. Ә яшь катнашучыларга значоклар тапшыру хокукы активистларга бирелгән иде.
Россия бөркетләре дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә өйрәнәләр, игелекле эшләр башкаралар, буш вакытларын файдалы үткәрәләр. 1-4 сыйныф укучылары өчен бу гаҗәеп һәм мавыктыргыч дөньяга беренче адым.
-
«Көзге бал» 30.09.2023
Бүген «Көзге бал» бәйрәмен табигать кочагында үткәрү аеруча күңелле булды. Уеннар, концерт номерлары, төрле шаян сынаулар белән үрелеп барган бәйрәм һәркемнең күңелендә яхшы тәэсирләр калдырды. Уеннарда актив катнашкан, төрле сынауларда җитезлек күрсәткән укучыларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук иң күп (кг,) кара миләш җыючы укучылар билгеләнеп, кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше - чәй эчү булгандыр. Повар апаларыбыз пешереп җибәргән коймаклар аеруча тәмле иде. Бәйрәм мизгелләрен күңелле итеп оештыручы укытучыларыбызга чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткереп, өйләребезгә таралыштык.
-
Күмәк эш – беткән эш 28.09.2023
Күмәк эш – беткән эш, диләр. 8-9 класс укучылары мәчет ишегалдын, Батырлар һәйкәле тирәләрен чүп-чардан, чүп үләннәреннән арындыруда үз өлешләрен керттеләр. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек матур булды. Тирә-юнебез тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп калды.
-
"Мөһим сөйләшүләр турында" 27.09.2023
28 нче сентябрь көнне 6-11 сыйныфларда "Мөһим сөйләшүләр турында " дәрестән тыш шөгыль «Россия мәгариф системасы» һөнәри юнәлеш бирү дәресе темасына үткәрелде. Дәрестән тыш эшчәнлектә һөнәри белемнең кеше тормышындагы роле турында фикер алышынды. Дәрес өчен видеоролик карау, презентация һәм интерактив биремнәрне үтәүне үз эченә алган сценарий каралган иде
-
“Табигать ана-тормыш бишеге” 27.09.2023
26 нчы сентябрь көнне Югары Яхшый мәктәбе базасында туристлар көненә багышланган чарада мәктәбебез укучылары Тимерова Гөлнур (10кл.), Закирова Язилә (9кл.), Туктарова Адиләләр (9кл.) лаеклы 2 нче урынны яуладылар. Уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Җитәкчеләре Салихов Илнар Шәйхенур улы.