Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Һәйкәлләргә шефлык
06.05.2023
Укучыларыбыз «Батырлар һәйкәле»нә барып, һәрвакыт җыештырып торалар. Җиңү бәйрәме алдыннан тагын бер кат тәртипкә китерделәр.
-
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе/Акция "Окна Победы"
05.05.2023
Бакчабыз Бөтенроссия патриотик "Окна Победы"- "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды.
-
Акция «Георгиевская лента». «Георгий тасмасы» акциясе.
05.05.2023
В школе прошла акция «Георгиевская лента». Учащиеся 7 класса раздали прохожим Георгиевскую ленту. Цель акции состояла в том, чтобы граждане обозначили свое отношение к празднику великой Победы, уважение и благодарность ветеранам-фронтовикам, чувство гордости и признания колоссальной роли СССР и России в борьбе с мировым фашизмом и освобождении Европы во Второй мировой войне.
Мәктәптә «Георгий тасмасы» акциясе узды. 7 сыйныф укучылары үтеп баручыларга Георгий тасмасын тараттылар. Акциянең максаты гражданнарның Бөек Җиңү бәйрәменә үз мөнәсәбәтләрен, фронтовик ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәтләрен, горурлык хисләрен һәм Икенче бөтендөнья сугышында Дөнья фашизмына каршы көрәштә һәм Европаны азат итүдә СССР һәм Россиянең гаять зур ролен тануларын билгеләүдән гыйбарәт иде.
-
Акция «Песни победы»/ «Җиңү җырлары» акциясе
04.05.2023
По всей России в преддверии главного праздника – Дня Победы стартовала Всероссийская акция «Песни Победы». Песни Победы голосами участников прозвучат во всех уголках нашей страны! 4 мая ученики МБОУ «Сафаровская СОШ» присоединились к Всероссийской акции «Песни победы».
Бөтен Россия буенча төп бәйрәм – Җиңү көне алдыннан «Җиңү җырлары» Бөтенроссия акциясе старт алды. Җиңү җырлары катнашучыларның тавышлары белән илебезнең барлык почмакларында яңгыраячак! 4 майда «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары «Җиңү җырлары» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
-
«День победы. Бессмертный полк.» «Җиңү көне. Үлемсез полк.»
04.05.2023
4 мая с учащимися 2-11 классов МБОУ «Сафаровская СОШ» прошли классные часы разговоры о важном на тему: «День победы. Бессмертный полк». С целью сформировать у учащихся первоначальные представления о подвиге и героизме, которые проявляли люди во время Великой Отечественной войны, воспитывать уважительное отношение ценностям, как долг и служение Отечеству, патриотизм провели беседы. Просмотрели презентации и видеоролики.
4 май көнне Сәфәр урта мәктәбенең 2-11 класс укучылары белән «Җиңү көне. Үлемсез полк.» темасына класс сәгатьләре узды. Укучыларда Бөек Ватан сугышы чорында кешеләр күрсәткән батырлык, Ватанга бурыч һәм хезмәт, патриотизм кебек кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан укучылар белән фикер алышынды, презентацияләр һәм видеороликлар карадык.
-
«Язгы бөреләр» курчак театры бәйгесе.
03.05.2023
Быел башлангыч сыйныф укучылары арасында районыбызда беренче тапкыр «Язгы бөреләр» дип исемләнгән курчак театры бәйгесе булды. Барысы 17 курчак театры коллективы катнашты. Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булды. Яңа башлангычта аларга уңышлар телибез.
-
«Хәвефсез тәгәрмәч» бәйгесе
03.05.2023
3 май көнне районыбызда «Хәвефсез тәгәрмәч» бәйгесе узды. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уза торган бу чарада укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булдылар. «Велосипедта фигуралы йөрү» этабында 3нче урын яуладылар.
-
Безнең күңелләрдә син Тукай
28.04.2023
"Безнең күңелләрдә син Тукай" дип исемләнгән әдәби-музыкаль монтаж бик күңелле һәм эчтәлекле үтте. 7 нче һәм башлангыч класс укучылары белән хәзерләнгән кичә һәркемнең күңеленә хуш килде. Тукай геройларының кунак булып килүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
Тукай бәйрәме/ Праздник Тукая
26.04.2023
Бүген бакчабызда Г.Тукайга багышланган бәйрәм иртәсе узды. Балаларыбыз тарафыннан Габдулла Тукай әкиятләре, шигырьләре укылды. Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
В нашем детском саду был проведен "Тукай бәйрәме". Детьми были поставлены сказки Габдуллы Тукая, прочитаны его стихи, прозвучали песни на слова Г.Тукая.
-
Укытучы һәм остазлар елы
26.04.2023
25 нче апрель көнне Төхбәгалиева Илина Котдусовна, “Укытучы һәм остазлар елы" уңаеннан, технология укытучылары һәм лаеклы ялдагы педагоглар белән түгәрәк өстәл янында очрашуда катнашты. Бәйрәмчә аралашу вакытында хәзерге уку-укыту эшчәнлегендәге яңа технологияләр, элекке укыту методикасы турында сөйләштеләр. Һәр чыгыш ясаучы технология дәресләренең кеше тормышында мөһим урын алып торуы турындагы фикерләрен тормыш тәҗрибәсе белән дәлилләп сөйләде. Киңәшмә эчтәлекле, кызыклы һәм бик файдалы узды.