Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга ярдәм 19.01.2024
Мәктәбебез укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга окоп шәмнәрен, маскет челтәрен әзерләүдә дә актив катнаштылар.Үзләренең күңел җылысын биреп эшләделәр. Укучылар солдатларыбызның исән-сау кайтуларын телиләр.
Учащиеся школы принимали активное участие в изготовлении окопных свечей, маскировочных сетей для солдат, участвующих в специальной военной операции. Работали с душевным теплом. Школьники хотят, чтобы наши солдаты вернулись живыми и здоровыми.
-
«Тату сыйныф серләре» 18.01.2024
17 гыйнварь көнне Сәфәр авылы мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика ата-аналар комитетлары бәйгесенең муниципаль этабы узды. Безнең мәктәптән Л.Ф.Туктарова җитәкчелегендә 6 сыйныф укучылары һәм ата-аналар командасы катнашты. Командаларның һәрберсенә 2 этапта ярышырга туры килде: визитка, иҗади проектны яклау. Берничә сәгать дәвамында командалар сәхнәдә бер-берсен алыштырдылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ата-аналар комитетларының фантазиясе һәм иҗатына чикләр юк иде, үз чыгышларында алар тату сыйныфларының серләрен ачтылар. Безнең мәктәп укучылары, ата-аналар командасы да иҗади сәләтләрен, артистлык осталыкларын һәм бердәмлекләрен күрсәттеләр. Әти-әниләр балалар белән бергә патриотизм, туган җиргә мәхәббәт, гаилә татулыгы турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар. Безнең мәктәпнең командасы – “Иң яхшы патриотик сыйныф” номинациясендә җиңеп чыктылар.
17 января в Сафаровском сельском доме культуры прошел муниципальный этап республиканского конкурса родительских комитетов «Секреты дружного класса». Нашу школу представляли ученики 6 класса и команда родителей под руководством Л. Ф. Туктаровой. Каждой из команд предстояло соревноваться в 2 этапа: визитка, защита творческого проекта. В течение нескольких часов команды сменяли друг друга на сцене. Стоит отметить, что фантазии и творчеству родительских комитетов не было предела, в своих выступлениях они раскрывали секреты своего дружеского класса. Ученики нашей школы, родительская команда также продемонстрировали свои творческие способности, артистизм и сплоченность. Родители вместе с детьми говорили о патриотизме, любви к родной земле, семейном согласии, вспоминали героев Великой Отечественной войны. Команда нашей школы стала победителем в номинации” Лучший патриотический класс".
-
Яңа ел белән! 31.12.2023
Кадерле дусларым! Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз! Яңа ел бәйрәме матур булып үтсен! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
-
Кыш Бабай бүләгенә чаңгы ярышы 29.12.2023
29 декабрь көнне Актаныш районының "Бүләк" чаңгы трассасында Кыш Бабай бүләгенә чаңгы ярышы булып узды. Альмакаева Лидия белән Закирова Язиләне котлыйбыз!
-
Район хакимияте башлыгы чыршы бәйрәме 26.12.2023
Кичә, 25 декабрьдә, район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы үткәрелде. Балалар өчен әлеге чара Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп алына торган тантаналардан санала. Бирегә уку алдынгылары, мәктәп тормышында актив катнашучылар, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган призерлар чакырыла. Аларның барысын да район хакимияте башлыгы шәхсән үзе тәбрик итә. Һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк.
-
"Ел укытучысы-2024" 18.12.2023
Бүген мәктәбебезнең башлангыч класс укытучысы Галимова Гөлнар Олеговна "Ел укытучысы-2024" бәйгесенең муниципаль этабында ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтә. Уңышлар телибез!
-
"Шәвәли дуслары" 18.12.2023
Бакчабызның икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче Нурлыгаянова Зәлия "Шәвәли дуслары" дип аталган региональ конкурсның "Лучший исполнитель стихов среди детей 3-4 лет" номинациясендә 2 урынга ия булды. Афәрин, котлыйбыз!
-
"Моё безопасное детство" 14.12.2023
Республикакүләм үткәрелгән "Мое безопасное детство" бәйгесендә бакчабыздан Раянов Раильнең эше 2 нче урынга лаек булды. Афәрин, котлыйбыз!
-
День добровольца (волонтера) 05.12.2023
День добровольца (волонтера) в России отмечается ежегодно 5 декабря. Соответствующий указ 27 ноября в 2017 году подписал Президент Российской Федерации Владимир Путин. Этот праздник нацелен привлечь внимание общественности к такому важному делу, как волонтерство — безвозмездная помощь на благо общества. День волонтера может считать своим праздником каждый, кто безвозмездно помогает обществу, не жалея сил и времени.
-
Акция «Красная лента» 04.12.2023
Безнең мәктәптә Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган "Кызыл тасма" акциясе узды. Акциянең максаты - укучыларның игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү, аларга ВИЧ тапшыру юллары турында мәгълүмат бирү, ВИЧ белән кешеләргә карата толерант мөнәсәбәткә чакыру. Мәктәп активистлары укучыларга кызыл тасмалар кадады. Шулай ук укучыларга "Стоп СПИД" буклетларын өләштеләр.
В нашей школе прошла акция «Красная лента», приуроченная ко Всемирному Дню борьбы со СПИДом. Цель акции - привлечь внимание школьников к проблеме СПИДа, проинформировать их о путях передачи ВИЧ, призвать к толерантному отношению к людям с ВИЧ.
Активисты школы прикололи ученикам красные ленты на грудь на уровне сердца. А также раздали ученикам буклеты «Стоп СПИД!»