Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Салихов Ильнар Шайхенурович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Истәлек такталары ачылды! 02.10.2026

Мәктәбебездә төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, үз бурычларын намус белән үтәгән егетләребез хөрмәтенә истәлек такталары ачылды.
Чарада район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, мәрхүмнең якыннары һәм авылдашлары катнашты.
Чечня сугышында башын салган Рәмзил Заһитов, махсус хәрби операциядә һаләк булган Закир Зиннуров, Альберт Южаков һәм Рәмдил Хәбировның исемнәре мәңгеләштерелде. Аларның кыюлыгы, Ватанга булган мәхәббәте һәм фидакарьлеге һәрвакыт үрнәк булып калачак.
-
"Школа доверия" горячая линия психологической помощи 01.10.2026

-
Зачем человеку читать? 28.09.2026

28 сентября прошло занятие из цикла «Разговор о важном» в начальных классах на тему: «Зачем человеку читать? "
В ходе занятия ученики обсудили, какую роль чтение играет в жизни человека. Ребята активно делились своими любимыми книгами и жанрами, рассуждали о том, как чтение развивает воображение, речь и мышление, помогает лучше понимать себя и окружающих. Дети пришли к выводу, что лучший путь к знаниям лежит через чтение книг, а самым популярным словом занятия стала «библиотека». Занятие прошло в формате живого диалога и вызвало большой интерес у учащихся.
-
2026 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. 26.09.2026

Габдулла Тукай — татар әдәбиятының иң якты йолдызы, милли рухыбызның мәңге сүнмәс учагы. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына гашыйк итә, игелеклелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.
Бөек татар шагыйренең 140 еллыгы уңаеннан китапханәдә «Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» дип аталган квест-уен үткәрелде. Чара Пушкин картасы нигезендә оештырылды.
Чара барышында укучылар Габдулла Тукай иҗаты буенча биремнәр чиште, әкиятләрен һәм шигырьләрен исләренә төшерде, әсәрләре аша халкыбызның рухи байлыгына сәяхәт кылды.
Китапханәче Фирүзә апага оештырган бу истәлекле чара өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
КӨЗГЕ УҢЫШ! 25.09.2026

Бүген безнең мәктәптә «Көзге уңыш» дип исемләнгән искиткеч матур бәйрәм һәм ярминкә гөрләп узды. Кояшлы, аяз көн табигатьнең алтын төсләренә коенган мәктәп ишегалдын тагын да ямьләндереп, күңелләребезгә бәйрәм рухы өстәде.
Укучыларның дәртле чыгышлары, төрледән-төрле кул эшләре, көз байлыгы — мулдан тезелгән өстәлләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Әмма бүгенге матурлыкның иң зур сере — ул сезнең, кадерле әти-әниләребезнең, зур тырышлыгы!
Сез пешереп җибәргән тәм-томнар — кайнар коймаклар, кабарып торган бәлешләр, баллы пироглар һәм башка нигъмәтләр ярминкәнең бизәге булды. Сезнең һәр ризыкта гаилә җылысы, ана назы һәм аталарча кайгырту чагыла. Балаларыбызга шундый игътибарлы, ярдәмчел һәм актив булганыгыз өчен мең-мең рәхмәт! Сезнең кебек тату, бердәм коллектив белән генә мондый күркәм чараларны үткәреп була.
Бәйрәм истәлеге булып барыбызда якты хисләр, елмаюлар һәм мул табыннан фоторәсемнәр калды.
Тагын бер кат барчагызга да олы рәхмәтебезне белдерәбез! Сау-сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә иминлек һәм муллык хөкем сөрсен!
-
Укучыларыбыз шефлык итә! 23.09.2026

Укучыларыбыз ялгыз әби-бабайларның, барлык эшләрендә бик теләп катнашалар. Өлкәннәрдән рәхмәт сүзләре, рәхмәт хатлары алып кайталар. Тикмәгә генә борынгылар: “Кеше – кеше өчен кыйммәтле дару ул”-димәгәннәр.
Бөтенебез дә әхлакый яктан да, гыйлем алу ягыннан да югары булыйк. Олыларга, кечеләргә, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик. Миһербанлылык, шәфкатьлелек, кеше хәленә керә белү мохтаҗларга ярдәм итү кебек сыйфатлар яшәү рәвешебез булсын иде.
Безнең мәктәп коллективы, балалар коллективы шуның өчен дә олыларга хөрмәт белән карый, авыр чакларда булыша, ярдәм итә. Чөнки матур язлардан, җәйләрдән соң һәрберебезне дә сары көзе, салкын кышы көтә.
Укучыларыбыз үзләренә беркетелгән өлкәннәр янына барып, аларның хәлләрен белеп, ярдәм итеп кайттылар.
-
Табигый һәм ясалма интеллект/Естественный и искусственный интеллект 21.09.2026

"Мөһим әйберләр турында сөйләшү" бүген ясалма интеллект темасына багышланган иде.Безнең тормышны тамырдан үзгәрткән тагын бер мөһим нәрсә — ясалма интеллект турында фикер алыштык. Бу технология киләчәгебезне ничек формалаштырачак, иҗатыбызга һәм көндәлек эшләребезгә нинди мөмкинлекләр ачачак икәне хакында уйландык. Көнкүреш һәм эштә нейротехнологияләрне ничек кулланырга, продуктивлыкны арттырырга һәм мәгълүмат агымын ничек нәтиҗәлерәк анализларга икәне турында практик киңәшләр алдык. XXI гасырның иң куәтле коралларының берсе белән дуслашырга кирәк дигән фикергә килдек.
"Разговоры о важном" был посвящен теме искусственного интеллекта.Мы обсудили еще одну важную вещь, которая коренным образом изменила нашу жизнь, — искусственный интеллект. Мы думали о том, как эта технология сформирует наше будущее, какие возможности откроет нашему творчеству и повседневной деятельности. Мы получили практические советы о том, как использовать нейротехнологии в быту и на работе, как повысить продуктивность и как более эффективно анализировать информационные потоки. Мы пришли к выводу, что надо подружиться с одним из самых мощных орудий XXI века.
-
Бүгенге җыелышның төп нәтиҗәләре 15.09.2026

Уку елы имин булсын! Бүгенге җыелышның төп нәтиҗәләре ????️
Бүген мәктәбебездә уку елына җитди әзерлек кысаларында бик мөһим очрашу узды. «2026/2027 уку елында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм балаларның иминлеген тәэмин итү» темасына багышланган ата-аналар җыелышында безнең белән бергә җаваплы вәкилләребез дә булды.
Алар:
???? Хәсәнова Илиза Камил кызы – полиция капитаны, Актаныш районы буенча ПДНның өлкән инспекторы.
???? Муллаяров Айзат Тәлгатович – район башкарма комитетының балигъ булмаганнар комиссиясе белгече.
???? Гайнуллина Рузалия Рузалин кызы – мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Сөйләшү барышында балаларның иминлеге, аларны мошенниклардан, төнге вакытта урамда йөрүдән һәм хокук бозулардан саклау мәсьәләләре күтәрелде.
Мәктәп директоры Салихов Илнар Шәйхенурович җыелышка йомгак ясап, ата-аналарга актив катнашканнары һәм балаларының тәрбиясенә битараф булмаганнары өчен зур рәхмәтен белдерде. «Балаларыбызның иминлеге – барыбызның да уртак бурычы. Мәктәп һәм гаилә бердәм булганда гына, без уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз», – диде ул.
Уку елы имин һәм файдалы узсын! ????
#МәктәпИминлеге #АктанышПДН #Тәрбия #20262027 #БердәмБезКөчле
-
Разговоры о важном 14.09.2026

Сегодня на занятиях цикла «Разговоры о важном» ребята говорили о по-настоящему важных вещах.
Для учеников 1классов темой стала «Первым делом самолёты.
История гражданской авиации России». Ребята узнали, как развивалась отечественная авиация, и поняли, что за каждым безопасным полётом стоит труд большой команды: пилотов, диспетчеров, инженеров, бортпроводников и многих других. Школьники обсудили, зачем нужна авиация не только для пассажирских перевозок, но и, например, для тушения пожаров или доставки грузов в труднодоступные места. А ещё поиграли в игру «Кто создаёт самолёт?» — и убедились, как много профессий нужно, чтобы в небо поднялся лайнер! -
Укучылар Минзәләдә пленэрда булды / Учащиеся побывали на пленэре в Мензелинске 11.09.2026

Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сыйныфында белем алучы укучылар һәм укытучылар Минзәлә шәһәренә иҗади сәяхәткә барып кайтты.
Сәяхәт барышында яшь рәссамнар өчен аеруча кызыклы булган пленэр дәресләре оештырылды. Укучылар табигать күренешләрен, шәһәр мохитын күзәтеп, аларны кәгазьгә төшерергә тырышты. Мондый дәресләр балаларга рәсем ясау осталыгын камилләштерү белән беррәттән, тирә-яктагы матурлыкны күрергә һәм аны иҗади кабул итәргә өйрәнергә мөмкинлек бирә.
11 сентября отделение «Изобразительное искусство» нашей школы искусств отправилось в удивительную поездку в соседний, живописный Мензелинский район. Эта поездка стала для ребят глотком свежего воздуха и настоящим творческим приключением. Мы оставили привычные учебные классы, чтобы остаться наедине с природой и историей. Юные творцы много гуляли по самым красивым уголкам района, впитывая ранние осенние краски, ловя мягкий свет и рассматривая фактуры. Но главным событием дня, конечно же, стал пленэр. Написать этюд на открытом воздухе — это особый вызов и огромная радость. Ребята учились передавать на бумаге и холстах живое дыхание природы, простор полей и очарование местной архитектуры.
Домой мы возвращались уставшие, но абсолютно счастливые, с полными рюкзаками готовых пленэрных этюдов, ярких впечатлений и, конечно, с мощным зарядом вдохновения на все грядущие четверти!
Спасибо Мензелинскому району за гостеприимство!















