Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 55 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Без изге теләктә 11.01.2025
Бүгенге авыр көннәрдә, туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдәге егетләребезгә без изге теләкләребез һәм эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Мәктәптә МХО (СВО) дагы ир-егетләргә ярдәм йөзеннән әйберләр җыеп, тартмаларга булган әйберләрне тутырып, аларны тапшырып барабыз.Чын күңелдән аларның иминлектә әйләнеп кайтуларын телибез.
-
Яңа ел белән! 30.12.2024
Бусагада – Яңа ел. Бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалту булган Иске елны озатабыз. Ел дәвамында булган вакыйгаларны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке һәм без аларны тарих битләренә язып куячакбыз. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Елан елы бары тик куанычлар гына алып килсен, гаиләләребездә иминлек булсын. Яңа ел мөбарәк булсын.
-
Бакчабызга Кыш бабай килде. 28.12.2024
Бүген бакчабызга Кыш бабай белән Кар кызы килде. Балаларга бик күп күчтәнәчләр алып килделәр алар. Балалар Кыш бабайга, Кар кызына рәхмәт әйттеләр һәм Чыршы бәйрәменә чакырдылар. Бэйрэм тамашасы бик кунелле хэм кызыклы булды.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 27.12.2024
Буген безнен мэктэптэ башлангыч һэм урта сыйныфларнын Яна елны каршылау бэйрэмнэре булды. Бэйрэм бик кунелле узды.Башта мэктэп директоры Закирова Ландыш Җәүдәт кызы алдынгы укучыларга грамоталар һәм булэклэр тапшырды. Укучылар торле экият персонажлары булып киенгэннэр, озеклэр уйнап курсэттелэр, жырлар жырладылар , шигырьлэр сойлэделэр. Карарга эти-энилэр, Дэу энилэр дэ килгэн иде. Бэйрэмне хэзерлэудэ башлангыч һәм сыйныф укытучылары зур тырышлык курсэттелэр.
-
Район хакимияте башлыгы чыршысы 23.12.2024
23декабрьдә, район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы үткәрелде. Балалар өчен әлеге чара Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп алына торган тантаналардан санала. Бирегә уку алдынгылары, мәктәп тормышында актив катнашучылар, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган призерлар чакырыла. Безнең мәктәптән дә, 9 сыйныф укучылры, Тухбагалиева Зилә һәм Альмакаева Лидия алар арасында бар иде. Аларның барысын да район хакимияте башлыгы шәхсән үзе тәбрик итә. Һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк.
-
Башлангыч класс укытучыларының мәктәпара семинары 20.12.2024
Мәктәбебездә башлангыч класс укытучыларының " Башлангыч сыйныфларда белем бирүнең сыйфатын күтәрүнең мөһим шарты буларак, дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның фукциональ грамоталыгын формалаштыру һәм үстерү "исеме астында мәктәпара семинары үтте. Алар ачык дәресләр , Гыйлмуллина Чулпан Зөлфәт кызы һәм Нуруллин Рушат Фирдәвис улы мастер -класслар күрсәттеләр. Класстан тыш чара итеп, Әкияти яңа ел тамашасы үткәрелде һәм чыгышлар тыңланды.Семинар бик эчтәлекле һәм кызыклы булды.
-
"Ел укытучысы-2025" 18.12.2024
Бүген мәктәбебезнең математика һәм информатика укытучысы Гыйлмуллина Чулпан Зөлфәт кызы "Ел укытучысы-2025" бәйгесенең муниципаль этабында ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтә. Уңышлар телибез!
-
Яңа ел алды ярминкәсе 17.12.2024
-
"Ел тэрбиячесе - 2024" 17.12.2024
-
Шефлык 16.12.2024