Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы
14.02.2024
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәп укучылары арасында АК автоматын җыю һәм сүтү буенча ярышы булды.
-
Әфган сугышы ветераны белән очрашу
13.02.2024
Бүген мәктәбебездә Әфган сугышы ветераны катнашында очрашу үткәрелде . Очрашуның максаты: укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларына карата хөрмәт, горурлык тәрбияләү; батырлык төшенчәсенең асылын аңлау.
-
Неделя русского языка, литературы и английского языка
13.02.2024
13 февраля в школе открылась Неделя русского языка, литературы и английского языка.Учащихся ожидают интересные мероприятия, встречи с героями прозведений,конкурсы.
-
Гамил Афзал көне
09.02.2024
Бүгенге көн шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТССРның халык шагыйре – Г.Афзал көне буларак билгеләп үтелде. 8 класс укучылар катнашында “Г.Афзал тормышына бер сәхифә” дип исемләнгән диспут дәрес үткәрелде.
-
Әмирхан Еники көне
08.02.2024
Бу көн Туган телләр айлыгында Әмирхан Еникигә багышланган иде. Укучылар үзләре укыган әсәрләр турында сөйләштеләр, әсәрләрнең төп геройларын искә төшерделәр. Язучының тормыш юлына, аның иҗатына багышланган видеопрезентацияләр карадылар.
-
Милли ризыклар көне
07.02.2024
Туган телләр айлыгы дәвам итә. Бүген татар милли ризыклары турында кечкенә классларда сөйләшүләр үткәрелде. Укучыларга чыгышлар бүлеп бирелгән иде. Презентациягә нигезләнеп, һәрберсе үз чыгышларын якладылар.
-
Вахит Имамов көне
06.02.2024
Мәктәп китапханәсендә 7, 8 класс укчылары белән В.Имамовның китапларына күзәтү үткәрелде, китап күргәзмәсе, видеофрагментлар каралды.
-
“ Бер ил-бер команда”
06.02.2024
Укучыларыбыз һәрдаим акцияләрдә катнашып торалар. Буген дә “ Бер ил-бер команда” акциясендә актив катнаштылар.
-
Сак булыгыз!
06.02.2024
Сак булыгыз!
Түбәдән кар төшү куркынычы бар.
Быел кыш бик «көйсез» булмакчы: яңгыры да явып үтә, кар бураннары да «дулап» ала, көннәр исә я суыта, я җылыта.
Һава температурасы үзгәреп торганда юлларда бозлавык ясала, ә түбәләрдән кар төшү очраклары күзәтелә, бу үз чиратында җитди бәла-казаларга, фаҗигале очракларга китерергә мөмкин.Кар һәм боз төшү яки түбәне чистарту буенча эшләр башкару турында кисәтүче сигнал тасмаларына, коймаларга игътибарсыз калмагыз. Куркыныч зона эченә узарга омтылмагыз.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия
05.02.2024
Бүген укучылар белән авыл китапханәсенә экскурсия оештырылды. Китапханәче Валя апа “Ялкын”, “Салават күпере”, Чаян” журналларына күзәтү ясады. Укучылар ребуслар, кроссвордлар чиштеләр.