Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
“ Саулык –зур байлык” 05.12.2019

Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату максатыннан 4 нче декабрь көнне 5 класс укучылары белән “ Саулык –зур байлык” темасына класс сәгате үткәрелде.
-
3нче декабрь – билгесез солдат көне 04.12.2019

Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарның барысын да берләштерү көне дә.
Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан 7 класс җитәкчесе Закирова Л.Җ. 3нче декабрь – билгесез солдат көненә багышланган класс сәгате үткәрде. -
5 класс укучылары шефлыкта 03.12.2019

2 декабрь көнне 5 класс укучылары Хаҗиева Зинзифа апага шефлыкка барды. Алар капка төпләрен , ишек алларын кардан арындырдылар.
-
Әниләр көне уңаеннан 29.11.2019

27.11 көнне 5 класс укучылары бәйрәм уңаеннан әниләренә бик күңелле ял оештырдылар. Кичәдә укучылар шигырьләр, җырлар аша әниләренә изге теләкләрен теләделәр . Сәхнә күренешләреннән өзекләр уйнап, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Рәсем бәйгесе нәтиҗәләре 29.11.2019

"Надо жить честно! " конкурсында 1-4 класслар арасында 1 урын Исламова Таңсылу укытучысы Фәтхелова А. Ф. 2 урын Альмакаева Лида. 5-9 класс 1 урын Ханипов Айзат. ПЛАКАТ номинациясендә 3 урын Султанова Гөлия укытучылары Нуруллин Р. Ф. Сочинение номинациясендә 1 урын Шарифзянова Айзирә укытучысы Марданова Ч. Р.
-
Класс сәгате 29.11.2019

Укучыларның сәламәтлеген саклау, алар арасында сәламәт яшәү образын арттыру өчен, 6 класс укучылары бәлән Илнар абыйлары 27 нче ноябрь көнне “ Тәмәке, тарта торган кушылмалар һәм аларның зыяны” дип аталган класс сәгате үткәрде.
-
“ Әниемнең җылы кочагы” 29.11.2019

Әниләр-Җирдәге иң кадерле кешеләр. Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе- “Әниләр көне” буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 28 нче ноябрь көнне, 6 класс укучылары “ Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрделәр. Кичә әниләр катнашында, җырлы-биюле уеннар рәвешендә алып барылды.
-
Рәсем бәйгесе 28.11.2019

“Жить честно”республика конкурсының район этабында 1 класс укучысы Исламова Таңсылу 1-4 класслар арасында рәсем бәйгесендә 1 урынны яулады.
-
“Режимны төгәл үтә” 27.11.2019

3 классларда “Режимны төгәл үтә”темасы астында класс сәгате узды. Балалар көндәлек режимның кирәклеген һәм вакытны дөрес сарыф итү,көнне үткәрү турында мисаллар китереп әңгәмә уздырдылар.
-
8 класста ачык дәресләр 26.11.2019

26 нчы ноябрь көнне, ата-аналар 8 нче класста рус теле һәм математика фәннәреннән ачык дәресләр тыңладылар. Дәресләрдән соң ОГЭ га әзерлек буенча фикер алыштылар .














