Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Безнең уңышлар 25.01.2019
21-24 январь көннәрендә Казан шәһәрендә укучыларның бөтенроссия фән олимпиадаларының геология фәне буенча йомгаклау этабы булып узды. Анда безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Валиев Динар да катнашты. Укытучысы: Салихов Илнар Шәйхенур улы.
-
“Компьютер башваткычлары” 24.01.2019
24 нче февраль көнне 8 класс укучылары катнашында “Компьютер башваткычлары” дигән уен-кичә оештырылды. Укучылар үзләренең информатика буенча белемнәрен 2 командага бүленеп күрсәттеләр. “Информатиклар” командасы 22 балл җыеп җиңү яулады. Котлыйбыз!!!
-
Мәктәптә МИФ атналыгы 22.01.2019
Бу атнада мәктәбебездә математика, информатика, физика атналыгы башланды. 22 нче февраль көнне 7 нче класста “Компьютерда иң җитез текст җыючы” конкурсы булып узды. Укучылар текстны тиз һәм шул ук вакытта хатасыз язу буенча ярыштылар. Иң күп сүз җыючы булып Юсупов Камил танылды (176 сүз җыйды). Иң хатасыз язучы – Гыйлфанова Инзилә. Афәрин!
-
Итоговое собеседование 17.01.2019
Итоговое собеседованиев 2018/2019 учебном году проводится 13 февраля 2019 года (во вторую среду февраля).
В случае получения неудовлетворительного результата («незачет») за итоговое собеседование обучающиеся, экстерны вправе пересдать итоговое собеседование в текущем учебном году, но не более двух раз и только в дополнительные сроки, предусмотренные расписанием проведения итогового собеседования – 13 марта 2019 года (во вторую рабочую среду марта) и 6 мая 2019 года (первый рабочий понедельник мая). -
Һәйкәлләргә шефлык 17.01.2019
Балаларга патриотик һәм хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, 16 нчы январь көнне, 5 класс малайлары,класс җитәкчесе Илнар абыйлары белән берлектә, колхоз идарәсе каршында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарга куелган һәйкәлне кардан ачып,чистартып куйдылар.
-
Сак бул! 16.01.2019
Газ-кирәкле,шул ук вакытта кеше тормышына куркыныч тудыручы матдә. Өйдә газ приборлары белән сак эш итү, алардан дөрес файдалану һәркемнең төп бурычы. Укучылар арасында аңлату эшләре алып бару өчен, 5 класс укучылары белән, 16 нчы январь көнне “ Газ белән сак эш итү” дип аталган класс сәгате үткәрелде.Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович балаларга газ приборлары,алардан дөрес файдалану, газ чыгу очраклары булганда нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында аңлатты.
-
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары 19.12.2018
Бүген Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Белем сыйфатын күтәрүдә идарә итүнең эффектлылыгы” темасына районның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булып узды. Семинар барышында математика, рус әдәбияты, туган тел, география, музыка, физкультура фәннәреннән укытучылар ФДББС ларына туры килүче ачык дәресләр күрсәттеләр. Яңа ел уңаеннан укучылар һәм мәктәп укытучылары көче белән әзерләнгән концерт бик җылы тәэсирләр калдырды.
-
Шефлык 10.12.2018
Өлкәннәргә булышу, хезмәт тәрбиясе- балаларга кирәкле булган уңай сыйфатлар.Аларны булдыру класс җитәкчесенең төп бурычы. 5 класс укучылары 7 нче декабрь көнне, М.Җәлил урамында яшәүче Әнүдә апага шефлыкка бардылар, капка төбе, ишек алды кардан чистартып куелды.
-
Әни - иң кадерле кеше 05.12.2018
Дөньяда иң кадерле кешеләр- әниләр. Аларны көн дә яратып, кадерләп торырга кирәк. 4 нче декабрь көнне , 5 нче класс укучылары әниләрне чакырып кичә үткәрде. Кичәдә әниләргә концерт номерлары күрсәтелде,уеннар уйнатылды.Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Әниләргә бәйрәм бик ошады.
-
Инвалидлар ункөнлеге 02.12.2018
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, 1 нче декабрь көнне, 5 нче класс укучылары белән “Яхшы тормышка -мин лаек!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.