Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Геологиядән конкурслар 17.03.2018
16 нчы март көнне геология фәне буенча фотографияләр һәм рәсемнәр конкурсы булып узды. Анда безнең мәктәптән 8 укучының 9 рәсеме катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: Салихов Фирзәр ( 5кл)-2 урын, “ Палеонтологик объект» номинациясе, Фатыйхов Айназ ( 7 кл)-2 урын, «Палеонтологик объект» номинациясе, Мифтахов Адель (7 кл)-1 урын, “ Палеонтологик объект” номинациясе, Зарипов Рәмзил (7 кл)-3 урын, “ Природа родного края” номинациясе.
-
Экзаменнарга ничек әзерләнергә? 17.03.2018
9 класс укучыларына БДИ нарына әзерләнүдә психологик ярдәм итү, аңлату эшләре алып бару өчен, 14 март көнне “ Экзаменнарга ничек әзерләнергә?” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга экзаменнарга ничек әзерләнергә,ничек тукланырга,көндәлек режимны ничек төгәл үтәргә һ.б турында аңлатылды.
-
"Ягез әле кызлар!" 10.03.2018
7 март көнне, 5-10 класс кызлары катнашында “ Ягез әле,кызлар!” дип исемләнгән кичә булып узды. “ Мимозалар” һәм “ Кудряшки” командаларына бүленеп кызлар узара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә ике командада җиңүче дип табылды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Бәйрәм белән! 09.03.2018
8 март-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, 7 март көнне мәктәбебездә барлык ветеран укытучылар, мәктәп коллективы өчен бәйрәм табыны оештырылды. Килгән кунаклар, хатын-кыз укытучыларыбыз бәйрәм белән котланды, аларга чәчәк букетлары бүләк итеп бирелде.
-
Халкыбызның күңел бизәкләре 07.03.2018
6 март көнне Сәфәр мәдәнияте йорты сәхнәсендә, авыл китапханәсе каршында оешкан “Балкыш” кызыксыну клубы апалары “ Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән җырлы-биюле тамашасын күрсәтте. Мәктәп балалары,авыл халкы өчен оештырылган бу кичәдә өлкән яшьтәге апалар татар халкының гореф-гадәтләрен, борынгы җырларын һәм дәртле биюләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр.
-
8 Март бәйрәме 06.03.2018
8 Март- халыкара хатын-кызлар бәйрәме. Шул уңайдан 6 март көнне башлангыч класс укучылары, аларның укытучылары һәм әниләре катнашында зур бәйрәм чарасы булып узды. Балалар үзләре әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр,соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 05.03.2018
Мәктәбебездә балаларның ялын оештыру һәм сәламәтлеләрен ныгытуга зур игътибар бирелә. 6 март көнне 7,10 һәм 11 класс укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә “ Лачын” боз сараена тимераякта шуарга бардылар. Балалар бик канәгать булып, яхшы кәеф белән кайттылар.
-
“Мин тормышны сайлыйм!” 01.03.2018
1 март- наркоманиягә, наркобизнеска каршы көрәш көне. Укучылар арасында наркоманиягә каршы аңлату эшләре алып бару, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 28 нче февраль көнне, 9 класс укучылары белән берлектә “ Мин тормышны сайлыйм!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Физический огонек 28.02.2018
По итогам районного конкурса решения задач по физике "Физический огонек" для 7-8 классов наша команда заняла 4 место! В конкурсе приняли участие ученик 7 класса Мифтахов Адель, ученики 8 класса Галимова Зайнап и Миникеев Вилдан. Поздравляем!
-
Семинарда катнашу 26.02.2018
21нче февраль көнне, АСШ №1 базасында химия,биология һәм география укытучыларының регионалара семинары булып узды. Анда безнең мәктәпнең география һәм биология укытучысы Салихов Илнар Шәйхенурович катнашып, “ Укытучының сәламәтлеге-сәламәт белем бирү” дигән темага чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнде.