Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Башлангыч класслар атналыгы башланды 09.04.2018
9 апрель көнне “Кошлар –безнең якын дусларыбыз” темасы астында башлангычлар атналыгы башланды. Ул “ Без кошлардан да җитезрәк” дип аталган күңелле спорт уеннары белән башланып китте. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар, нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
"Кошларны беләсезме?" 22.03.2018
Антналык кысаларында 5,6,7 класс укучылары белән “ Кошларны беләсезме?” дип аталган кызыклы викторина үткәрелде. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, төрле кызыклы биремнәрне үтәделәр.
-
Сыерчык оялары конкурсы 22.03.2018
Кошларны каршылап мәктәп укучылары быел да сыерчык оялары ясап алып килделәр. 3кл-Миршәрипов Рәмис, 7кл-Фатыйхов Айназ,Валеев Динар,Мифтахов Адель,Нурлыгаянов Илгиз, 8 кл-Миникеев Вилдан, Мирхайдаров Разил, 9кл-Нурлыгаянов Мансур, 10кл-Гилмуллин Рушан, 11 кл-Гилмуллин Илназ. Барлыгы 8 яңа һәм 2 иске оя ремонтланып мәктәп каршындагы агачларга элеп куелдылар.
-
Стенгазеталар конкурсы 21.03.2018
География,биология һәм химия атналыгы кысаларында 5,6,7,8 класс укучылары төрле темаларга багышланган стенгазеталар чыгардылар: “ Лесные жители»-5 кл, « Весна»-7 клһ.б. Укучылар бу газеталарда үзләренә кирәкле кызыклы мәгълүматларны табарлар дип уйлыйбыз.
-
Сайлаулар турында 21.03.2018
18 март көнне Россия күләмендә президент сайлаулары булып узды. Шул уңайдан сайлауда җиңеп чыккан президентлыкка кандидат В.В.Путин турында 21 нче март көнне 9 класс укучылары белән “В.В.Путинның тормышы һәм эшчәнлеге” дип аталган класс сәгате үткәрелде.
-
Күргәзмә 21.03.2018
География.биология һәм химия атналыгы дәвам итә. Мәктәп китапханәсендә укучылар өчен кызыклы, фәнни китаплардан күргәзмә оештырылды.
-
“ Мин табигать баласы” 20.03.2018
“ Мин табигать баласы” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсына укучылар матур һәм эчтәлекле рәсемнәр алып киләләр. Алар мәктәбебезнең аскы катында урнаштырылып баралар. Антналык ахырында аларга урыннар чыгарылачак.
-
Лекторийлар 20.03.2018
География,биология һәм химия атналыгы кысаларында 20 март көнне,9 класс кызлары 5-11 класс укучыларын төрле кызыклы мәгълуматларны туплаган чыгышлар белән таныштырдылар. Ахырдан укучылар үзләрен кызысындырган сорауларын бирделәр.
-
Живая классика 19.03.2018
Ученица 8 класса Марданова Гузель стала призёром в районном этапе всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика» 2018. Молодец, Гузель! Поздравляем!
-
География-биология, химия атналыгы башланды 19.03.2018
Мәктәбебездә 19 -24 март аралыгында география,биология һәм химия атналыгы булып узачак.Атналык алдан билгеләнгән план буенча үткәреләчәк. Атналыктан соң эшчәнлеккә анализ һәм йомгаклау өлеше булачак.