Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре 11.02.2018
9 нчы февраль көнне “ Ромашка “ балалар бакчасында “юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дип аталган ачык занятие үткәрелде. Бу мероприятиядә район вәкилләре, участок полиция хезмәткәре Хәкимуллин Рамил һәм балаларның әти-әниләре катнашты.
-
Һәйкәлгә шефлык 09.02.2018
10 нчы февраль көнне авылыбызда зур вакыйга көтелә. Әфганчы Айдар Мирзашәрипов яшәгән йортка мемориаль такта куелачак, һәйкәлгә веноклар салу булачак. Шул уңайдан 9 класс егетләре Илнар абыйлары белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янын кардан чистартып, ачып куйдылар.
-
"Ачык ишекләр" көне 08.02.2018
7 нче февраль көнне, 9 нчы класс укучыларының әти-әниләренә “ Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Алар математика, рус теле фәннәре буенча дәресләр карадылар,үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
-
"Без онытмыйбыз!" 07.02.2018
2 нче февральдә Сталинград сугышының тәмамлануына 75 ел тулды. Шушы уңайдан 7 нче февраль көнне 9 класс укучылары белән “ Без онытмыйбыз!” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Укучыларга Сталинград сугышының Бөек Ватан сугышы тарихындагы роле турында сөйләнелде, патриотик рухтагы видеофильм күрсәтелде.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 06.02.2018
Бүген мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуга килгән студентлар үзләре укыган уку йортлары, керү имтиханнары, студент тормышы белән таныштырдылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Укучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар. Очрашу бик күңелле үтте.
-
Комсомоллар кемнәр алар? 02.02.2018
Быел ВЛКСМ оешуның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Укучыларда туган ил тарихына кызыксыну уяту өчен 2 нче февраль көнне 9 класс укучылары белән “ Комсомоллар-кемнәр алар?” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс сәгате барышында укучыларга ВЛКСМ тарихы турында сөйләнелде, тәрбияви видеофильм күрсәтелде.
-
Олимпиадада катнашу 01.02.2018
Укучыларның бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этабында безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Мирхайдаров Разил география фәне буенча 29-31 январь көннәрендә үткәрелгән олимпиадада катнашып кайтты.
-
"Классный руководитель года" 26.01.2018
25 января на базе МБОУ «Поисевская СОШ» прошел муниципальный этап Всероссийского конкурса «Учитель года» по номинации «Классный руководитель года». Нашу школу представила руководитель 5 класса Ахметшарипова А.М. Альбине Марсилевне желаем дальнейших успехов.
-
Информатикадан интеллектуль уен 26.01.2018
Атналык кысаларында 10-11 нче класс укучылары катнашында информатикадан «Морской бой» исемендәге интеллектуаль уен булып узды. Укучылар үзләренең информатика өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр, яңа белемнәр алдылар. Уен бик кызыклы үтте.
-
Математик КВН 25.01.2018
25 январь көнне 5 – 6 нчы класс укучылары катнашында математик КВН үткәрелде. Укучылар “ Кояшкай” һәм “ Йолдызлар” командаларына бүленеп математик биремнәр үтәделәр, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Кичә 5 класс укучыларының җиңүе белән төгәлләнде.