Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Көзге уңыш 07.09.2019
Көннәр кояшлы, матур тору сәбәпле, бу көнннәрдә укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында кишер, кызыл чөгендер алдылар, аны саклау урынына төшерделәр. Алдагы көннәрдә бакчаны җыештырып, сөрү өчен җирне әзерләп куячаклар.
-
Балалар оешмасы туган көн 17.05.2019
19 нчы май- Бөтенсоюз пионерлар оешмасы туган көне буларак билгеләп үтелә. Быел шушы күренекле датага 97 ел була. 5 класс укучыларын шушы уңайдан класс сәгате үткәрделәр. Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович пионериянең тарихы, аның атрибутлары белән таныштырды, тәрбияви презентация күрсәтте.
-
Геология буенча конкурс нәтиҗәләре 16.05.2019
6 нчы май көнне геология фәне буенча үткәрелгән рәсемнәр конкурсында безнең мәктәп укучылары уңышлы катнаштылар. “ Геологик фантазия” номинациясендә Альмакаева Лилия-1 урын (8кл), Тимерова Гөльнур-2урын ( 5кл) алдылар. Шулай ук “ Палеонтология” номинациясе буенча Шәйсултанов Шәфкать- 1 урын (5кл), Нурлыгаянов Инзил-2 урынны яулады. Укытучылары- Салихов Илнар Шәйхенур улы. Аларны бу уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Интернетта куркынычсызлык 15.05.2019
Укучыларны интернет челтәрләреннән куркынычсыз файдалануга өйрәтү өчен, “Уроки цифры” акциясе кысаларында, 15 нче май көнне, 5 класс укучылары белән “Безопасность в интернете“ дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс сәгате вакытында аларга информатив видеоролик күрсәтелде, конструктив әңгәмә үткәрелде.
-
Үлемсез полк 10.05.2019
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан. 8 май көнне, 5 класс укучылары белән “ Үлемсез полк” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә класс җитәкчесе Илнар абыйларының роле зур.
-
Балалар бакчасында кунакта 25.04.2019
25 нче апрель көнне 1 һәм 2 класс укучылары балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар Г.Тукай шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр ,сәхнәләштерделәр. 6нчы класс укучылары, шагыйрьнең “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштереп, балалар бакчасында нәниләргә күрсәттеләр. Г.Тукайга багышланган кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Сочинениеләр конкурсы 24.04.2019
24 апрель көнне районда 8 класс укчылары арасында рус теленнән ОГЭ сочинениелары язу буенча конкурс үткәрелде. Мифтахов Адель әлеге бәйгедә призёр булды. Адельне җиңүе белән котлыйбыз!
-
"Уроки цифры" 19.04.2019
С 15 апреля по 19 апреля в нашей школе прошли открытые «Уроки цифры». Тема урока была посвящена возможностям программирования, цифровому развитию и проектному управлению. Ученики 1-11 классов посмотрели видео –лекцию «Управление проектами». Потом поработали на тренажерах по уровням: для начинающих испытателей, для опытных инженеров, для опытных инженеров постарше. В результате чего получили сертификаты.
-
Бәтенрәсәй тикшерү эшләре 17.04.2019
Бу көннәрдә укучылар төрле фәннәрдән Бөтенрәсәй тикшерү эшләре ( ВПР) эшлиләр. 16 нчы апрель көнне 6 кл.укучылары биология фәненнән, ә 5 кл. укучылары тарихтан эшләделәр.
-
Язгы өмә 13.04.2019
Районыбызда 1 апрельдән 31 нче майга кадәр чисталык 2 айлыгы башланып китте.Шул уңайдан 13 нче апрель көнне мәктәпнең 5-8, 10 кл. укучылары һәм укытучылар коллективы мәктәп ишек алдын, аның каршысындагы территорияне һәм мәктәп бакчасын тырмалап, чистартып куйдылар. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.