Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
“Цифрлы телевидение-безнең өйләрдә” 03.10.2019
21 нче гасырны цифрлы гасыр дип атыйлар. 14 нче октябрь көнне Татарстан территориясендә аналог телевидениесе цифрлы телевидениегә күчеп бетә. Шул уңайдан 3 нче октябрь көнне, 6 класс укучыларына “ Цифрлы телевидение-безнең өйләрдә” дип аталган класс сәгате үткәрелде.
-
Көзге букет 03.10.2019
"Көзге яфраклар" II халыкара конкурсында кул эшләре номинациясендә 1 класс укучысы Фатихов Раязның "Көзге букет" эше 1 урынга лаек булды
-
Минем яраткан укытучым 02.10.2019
Районыбызда "Минем яраткан укытучым" исемле күргәзмәдә укычыларыбыз Закирова Язилә, Нурлыгаянов Инзил үзләренең эшләре белән катнашалар.
-
Золотые краски осени 2019 27.09.2019
Дипломами первой степени награждены Закирова Язиля и Мифтахова Камиля, учащиеся 5 класса, за победу в V Международном конкурсе декоративно-прикладного творчества и ИЗО «Золотые краски осени 2019». Поздравляем девочек и их наставника, Р.Ф.Нуруллина с победой!
-
Табигатьне саклау-тормышны саклау 25.09.2019
25 нче сентябрь көнне, 6 класс укучылары белән экологик темага класс сәгате үткәрелде. “ Табигатьне саклау-тормышны саклау» дип аталган бу класс сәгатендә укучылар үзләре өчен кирәкле булган информацияне Илнар абыйларыннан алдылар, фикер алышуда катнаштылар.
-
Фән олимпиадалары 24.09.2019
Фән буенча үткәрелә торган олимпиадалар – укучыларның белемен тикшерүнең бер төре. Олимпиадаларда укучыларның дәрестә генә түгел, өстәмә алган белем дәрәҗәсе дә чагыла. 23нче сентябрь көнне Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Иң беренче булып информатикадан үтте бу бәйге. Һәр класстан да укучылар олимпиадаларда теләп катнаша. Чөнки җиңүчеләр олимпиаданың муниципаль турында катнашу хокукы алалар. Әлеге бәйгедә укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Экологик диктант 23.09.2019
Узган атнада 7,8 класс укучылары Бөтенроссия экологик диктант язуда катнаштылар. Нәтиҗәләр билгеле булгач алар федераль балалар экология оешмасына җибәрелделәр.
-
“ Чиста яр буе” экологик акциясе 19.09.2019
21 нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы кысаларында “ Уникаль су объектларынсаклау” проектының “ Чиста яр буе” экологик акциясе үткәрелә. Бу проект “ Яшел Россия” Гомумроссия экологик оешмасы тарафынннан тормышка ашырыла. Бу акциядә безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. География укытучысы Илнар абыйлары җитәкчелегендә 6,7 класс укучылары җирлегебездәге иң зур елгаларның берсе-Терпеле елгасы буендагы яр буйларын чуп-чардан чистартты. Барлыгы 85 кг төрле чүп җыелды.
-
“Игътибар-балалар!» операциясе 18.09.2019
Сентябрь аенда республикабызда һәм район эчендә ГИБДД катнашында “Игътибар-балалар!» операциясе бара. Балалар һәм яшүсмерләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне тәэмин итү, алар арасында аңлату эшләре алып бару өчен,“ Юл йөрү кагыйдәләрен бел!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Терроризм-кешелеккә куркыныч тудыручы күренеш 11.09.2019
Терроризм-кешелеккә куркыныч тудыручы күренеш. Балалар арасында террорчылыкка каршы аңлату эшләре алып бару кирәкле эш булып тора. 11 нче сентябрь көнне, 6 класс укучылары белән “Терроризм-кешелеккә куркыныч тудыручы күренеш” дип аталган класс сәгате һәм әңгәмә үткәрелде.