Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Әниләр көне 25.11.2019
25 нче ноябрь көнне 2,3,4 сыйныфларда “Әниләр көне” булып узды. Бәйрәмдә балалар әниләрен котладылар, әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар җырладылар, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар.
-
Газиз әнкәем! 25.11.2019
Әниләр көне уңаеннан 25нче ноябрь көнне 7нче класс укучылары класс җитәкчеләре Закирова Л.Җ. белән берлектә «Газиз әнкәем!» дип аталган кичә уткәрде. Кичә матур концерт номерлары һәм мавыктыргыч конкурс биремнәре белән үрелеп барды. Әниләр балаларның үз куллары белән ясалган бүләкне сөенеп кабул иттеләр. Бәйрәм чарасы чәй табыны янында җанлы әңгәмә белән дәвам итте.
-
“Әйтер сүзем бар” 23.11.2019
3нче сыйныф укучысы Исламов Айнурның “Көмеш кыңгырау”газетасында әниләргә багышланган “Әйтер сүзем бар” дигән мәкаләсе басылып чыкты. Ул анда әнисенә булган теләкләрен һәм рәхмәтен белдергән.
-
Юлда йөрсәң,бул өлгер! 21.11.2019
20нче ноябрь көнне 3 класста «Юлда йөрсәң,бул өлгер!Юл кагыйдәсен нык бел! дигән тема астында класс сәгате уздырылды. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен, юл йөрү билгеләренискә төшерделәр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр.
-
“Начар гадәтләр һәм аларга каршы көрәш” 21.11.2019
Сәламәтлек темасына багышланган “ Начар гадәтләр һәм аларга каршы көрәш” дигән класс сәгате укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Аны 6 класс укучылары белән класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович үткәрде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау- класс җитәкчесенең төп бурычы
-
Пробное собеседование по русскому языку 20.11.2019
19 ноября на базе МБОУ «Кировская СОШ» девятиклассники прошли пробное устное собеседование по русскому языку. Такая практика позволяет учащимся прочувствовать атмосферу данного вида экзамена, выявить недостатки, а также пробелы в знаниях.
-
Олимпиадада уңышларыбыз 20.11.2019
Бу атна башында мәктәпкә шатлыклы вакыйга килеп иреште. Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында, 7 класс укучысы Салихов Фирзәр, география фәне буенча призер булып танылды (укытучысы Салихов И.Ш). Аны чын күңелебездән котлыйбыз,киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Бозда сак бул!" 19.11.2019
20 ноябрь көнне 1класста “Бозда сак булыгыз!”дигән темага сыйныф сәгате уздырылды.
-
Күңелле ял 18.11.2019
18 енче ноябрь көнне 5 класс укучылары дәресләрдән сон “Лачын”боз сараена барып, тимераякта шуып кайттылар, бик күңелле ял иттеләр.
-
"Туристический сувенир Республикий Татарстан 2019" 16.11.2019
6 класс укучысы Нурлыгаянов Инзил Республика күләмендә үткәрелгән "Туристический сувенир Республикий Татарстан 2019" конкурсында катнашып диплом белән бүләкләнде. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.