Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
“Үз эшенең остасы” 13.01.2020
Мәктәбебездә укучылар гына түгел, ә укытучыларыбыз да төрле конкурсларда актив катнашалар. Декабрь аенда үткәрелгән “ Ел укытучысы-2020” республика күләм конкурсының муниципаль этабында география һәм биология укытучысы Салихов Илнар Шәйхенур улы “ Үз эшенең остасы” номинациясендә җиңү яулады.Аны чын күңелебездән котлыйбыз, киләчәк эшендә уңышлар телибез!
-
Очрашу 18.12.2019
Бүген 9 класс укучылары “Ресурслар үзәге”нән килгән вәкилләр белән очраштылар. Алар уку йортының эшчәнлеге белән таныштырдылар, видеоязма күрсәттеләр.
-
Ел укытучысы -2020 18.12.2019
17 нче декабрь көнне “Ел укытучысы-2020” конкурсы булып узды. Безнең мәктәп данын яклап, Салихов Илнар Шайхенур улы бик уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Семинарда катнашу 17.12.2019
16 нчы декабрь көнне “Бүләк” базасында башлангыч сыйныф укытучыларының “Проектная и проектно-исследовательная деятельность” темасына семинар укулары булып үтте. Укытучылар барысы да актив катнашты.
-
Олимпиадада уңышларыбыз 16.12.2019
Олимпиадада янә җүңү. Татар теленнән үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында Салихов Фирзәр (7 нче класс укучысы) һәм Сәлимянова Рәилә (8 нче класс укучысы) призёр булдылар. Укытучылары Нурлыгаянова Ләйлә Шәйхенур кызы. Котлыйбыз!
-
Конкурста уңышларыбыз 07.12.2019
4 класс укучысы Исмагилова Сөмбел"Все краски жизни для тебя " исемле рәсем конкурсында 1 урын. Котлыйбыз
-
Инвалидлар ункөнлеге 06.12.2019
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, 6нчы декабрь көнне 5 нче класс укучылары дәресләрдән соң, класс җитәкчеләре Илина апалары җитәкчелегендә Туктарова Вәсимә апанын хәлен белергә бардылар. Җыр-моңнарын бүләк итеп, кечкенә күчтәнәч пакетын тапшырдылар
-
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 06.12.2019
4 нче декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге унаеннан мәдәният йортында уздырылган җыенда мәктәп укучылары да читтә калмады. Алар авылыбызда гомер итүче инвалидларга үзләренең иң матур җырларын җырладылар, һәрберсенә үз куллары белән эшләнгән сувенирлар бүләк иттеләр.
-
“ Саулык –зур байлык” 05.12.2019
Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату максатыннан 4 нче декабрь көнне 5 класс укучылары белән “ Саулык –зур байлык” темасына класс сәгате үткәрелде.
-
3нче декабрь – билгесез солдат көне 04.12.2019
Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарның барысын да берләштерү көне дә.
Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан 7 класс җитәкчесе Закирова Л.Җ. 3нче декабрь – билгесез солдат көненә багышланган класс сәгате үткәрде.