Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Казан кооператив институтыннан килгән белгечләр белән очрашу 13.03.2015

12 март көнне 9-11 класс укучылары өчен Казан кооператив институтыннан килгән белгечләр белән очрашу узды. Алар 11 белгечлек буенча мәгълүмат белән таныштылар. Укучыларга профессия сайлауда уңышлар телибез!
-
Һәйкәл алды чистартылды 13.03.2015

6 нчы сыйныф укучылары өлкәннәргә дә булышалар, класстан тыш эшләрдә дә бик актив һәм бик теләп катнашалар. Алар ярдәме белән 12 март көнне һәйкәл алды кардан чистартылды
-
"Йолдызлык 2015" конкурсының сайлап алу туры 12.03.2015

11 нче март көнне Актанышта уздырылган вокаль ансамбль һәм хореография номинацияләре буенча «Йолдызлык»ның сайлап алу туры булды. Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
“Парклар һәм скверлар елы “ 12.03.2015

2015 ел Татарстанда “Парклар һәм скверлар елы “ дип игълан ителде. Шушы уңайдан Актаныш муниципаль районында рәсемнәр , макетлар конкурсы уздырыла. Бүген , ягъни 12 март көнне, Сәфәр урта мәктәбе укучысы Шарифҗанова Айзирә бу конкурста мәктәбебез данын яклаячак. Уңышлар сиңа, Айзирә!
-
Безнең уңышлар 11.03.2015

5.03-7.03.2015 көнне Мамадыш районында уздырылган баскетбол буенча зона ярышында безнең кызлар командасы III урын алып кайттылар. Аларга алга табада уңышлар телибез.
-
"Йолдызлык 2015" конкурсының сайлап алу туры 11.03.2015

10 нчы март көнне Актанышта уздырылган вокаль соло һәм конферанс номинацияләре буенча «Йолдызлык»ның сайлап алу турында Марданова Элина , Шарифзянова Айзирә һәм Газизянов Азатлар катнашты.
-
8 Март бәйрәме 10.03.2015

7 нче март көнне 2-3 класс укучылары 8 Март бәйрәмен билгеләп уздылар. Бәйрәм балаларның котлаулары белән башланып китте. Кичәдә әниләр ике командага бүленеп ярышларда катнаштылар,әниләргә багышланган җырлар җырланды.
-
Бәйрәм белән хөрмәтләп 07.03.2015

Бәйрәмнәргә ветеран укытучыларны чакыру – мәктәбебезнең күркәм традицияләренең берсе. Менә бүген дә, хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, хөрмәтле өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укытучыларыбыз үзләре әзерләгән концертны күрсәттеләр, ир-егетләребез тарафыннан матур теләкләр теләнде.
-
“Иң яхшы эзләнүле проект эше” 07.03.2015

16 нчы февраль көнне район башлангыч класс укучылары арасында уздырылган “Иң яхшы эзләнүле проект эше” конкурсында 3 нче класс укучысы Элина Марданова II урынны алды. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2015

Кадерле хатын-кызлар! Сезне ихлас күңелдән язның иң гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз табигатьнең бар назын, яктысын, җылысын йөрәгенә туплаган, ул мәхәббәт, яшәү чыганагы булып тора. Сез бөек җиңүләргә рухландыручы да, гаилә учагын саклаучы да, тормышыбызны гөлгә-ямьгә төрүче дә. Нәфис җилкәләрегездә җәмгыятебезнең сәяси һәм сәнәгати йөген да тартып барасыз. Әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз, сеңелләребез буларак, без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез.














