Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Бәйрәм белән! 23.02.2015

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне тагын чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , укуыгызда һәм эшегездә уңышлар теләп калабыз.
-
Бүген – Халыкара туган тел көне 21.02.2015

Бүген – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Мәктәптә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучыларына 5 класс укучылары “Туган телдә дәшсәм генә, туган илем мине аңлар” әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Калган классларда “Газиз туган телем”, “Тел-күңел көзгесе” баш астында уен-ярыш үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы 21.02.2015

Кичә, 20 нче февраль көнне, Сәфәр мәдәният йортында мәктәпнең ата-аналар җыелышы булып үтте. Ул мәктәп директоры Р.Ф.Бакировның отчеты белән башланып китте. Ул мәктәпнең еллык эшчәнлегенә анализ ясады, максатлар куйды. Җыелыш укучыларның концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Яшь кулибинчылар 21.02.2015

20 нче февраль көнне яшь уйлап табучылар Республика олимпиадасының район туры булып үтте. Мәктәбебездән Галимов Илдар 4 урынга лаек булды һәм сертификат белән бүләкләнде. Аңа зур уңышлар телибез.
-
«Тел – безнең гомер юлдашыбыз» 21.02.2015

«Тел – безнең гомер юлдашыбыз» баш астында 6 сыйныфлар тарафыннан чара үткәрелде. Уен-КВН бик күңелле үтте. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле.Моңа укучылар тагын бер кат инандылар.
-
Мәктәптә капиталь төзекләндерү дәвам итә 21.02.2015

Мәктәптә капиталь төзекләндерү дәвам итә. Хәзерге вакытта эшләр түбәдә бара. Түбәне кардан чистартуда укучыларның әти-әниләре дә ярдәм итә.
-
Судомодельләр конкурсында катнашып 20.02.2015

20 нче февраль көнне районда үткәрелгән гади судомодельләр конкурсында катнашып VI класс укучылары үзләре ясаган катамараннар белән катнашып Ш.Данияр һәм Х.Гадел II урынга лаек булдылар һәм грамота белән бүләкләнде. Аларга киләчәктә зур уңышлар телибез!
-
Физикадан он-лайн тестирование 20.02.2015

19-20нче февраль көннәрендә КНИТУ-КАИ физикадан он-лайн тестирование үткәрә. Бу тестированиедә IX класс укучысы Галимов Илдар да катнашты.
-
Ата-аналарга белдерү 19.02.2015

20нче февраль көнне сәгать 18:00 Мәдәният йортында мәктәпнең ата-аналар җыелышы үткәрелә. Җыелыштан соң укучыларның концерт номерлары булачак. Рәхим итегез!
-
Сәфәрдә чаңгы ярышлары 19.02.2015

23нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар һәм Олимпия уеннары еллыгы уңаеннан, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы яшьләр, ветераннар, кайткан кунаклар арасында Сабантуй мәйданында чаңгы ярышы үткәрелә. Башлана – 10:00. Кайнар чәйле табын, кызыксындыру бүләкләре сезне көтеп кала! Рәхим итегез!














