Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
3 нче класста ата–аналар җыелышы булачак 13.04.2015

Алдагы елда ОРКСЭ фәнен укыту буенча ата – аналар җыелышы уздыруның көне билгеләнде һәм 3 класс укучыларының әти – әниләренә хәбәр ителде. Әлеге җыелыш 20 апрельдә булачак. Әти-әниләр Сезне көтеп калабыз!
-
4 класста анкета алу 13.04.2015

9, 10 нчы апрель көннәрендә 4 класс укучылары һәм ата – аналары анкета тутырдылар. Әти-әниләр балаларының укулары, мәктәптә һәм өйдәге шөгыльләре, укучылар мониторинг алдыннан һәм, гомумән уз – үзләрен ничек хис итүләре турында мәгълүмат бирделәр.
-
География-биология атналыгы төгәлләнде 13.04.2015

Узган атнада булып узган география-биология атналыгына нәтиҗәләр ясалды. Атналыкта актив катнашкан укучыларга истәлек бүләкләре һәм грамоталар тапшырылды.
-
Баскетбол ярышында 1 нче урын 11.04.2015

10 нчы апрель көнне урта мәктәпләр арасында узган баскетбол ярышында безнең кызлар командасына тиңнәр булмады. Алар мактаулы 1 нче урынны алып кайтты. Афәрин кызлар! Алга таба да сезгә уңышлар елмайсын.
-
“Материклар һәм илләр буйлап” 10.04.2015

Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, аларның белем дәрәҗәләрен арттыру максатыннан 5 класс укучыларына “ Материклар һәм илләр буйлап” дип исемләнгән видеороликлар күрсәтелде. Ахырдан каралган роликлар буенча фикерләр алышынды.
-
"Кем?Кайда?Кайчан?" 10.04.2015

7 нче класслар белән “ Кем? Кайда? Кайчан?” география-биология фәннәре буенча викторина үткәрелде. Класс 2 командага бүленеп узара көч сынашты: “ Яшь географлар” һәм “ География галимнәре”. Киеренке көрәштә 26,5:20,5 исәбе белән “ География галимнәре” командасы җиңү яулады.
-
Китапханәдә - күргәзмә 10.04.2015

Мәктәп китапханәсендә төрле күргәзмәләр оештырып торыла. Бу атнада география һәм биология фәннәре буенча төрле китаплар, плакатлар, видеодисклардан торучы күргәзмә оештырылды.
-
Дару үләннәре җыю акциясе 10.04.2015

6 класс укучылары дару үләннәре җыю акциясендә бик актив катнашалар. Шул максаттан, 9 нчы апрель көнне, класс җитәкчеләре Илнар абыйлары белән берлектә дәрестән соң нарат бөресе җыярга чыктылар.
-
27 сыерчык оясы 10.04.2015

География -биология атналыгында эшләнгән сыерчык ояларына нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы 27 оя ясалып эленеп куелды. Башлангыч класслар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә:
-
Ата-аналар җыелышы 10.04.2015

9 апрель көнне Сәфәр урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Ул балалар арасында суицидларны кисәтүгә багышланды. Җыелышка Актаныш районы балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы, полиция мойоры Ахунова Ания Анил кызы һәм "Ихлас" психологик үзәге җитәкчесе Гимадиева Фирүзә Флүс кызы чакырылды. Ата-аналар җыелышы бик кызыклы һәм файдалы булды.















